15 август 2012 яңалыклары
-
Куркыныч – адым саен
8 августта төнге сәгать 11 нче яртыда Ленин һәм Радищев урамнары кисешкән чатта Ленин урамы буйлап "Хундай" машинасында килүче 1994 елгы С. светофорның кызыл утына керә һәм Радищев урамы буйлап килеп, кагыйдә буенча чатны узып бара торган "ВАЗ-21110" машинасына бәрелә. Бәрелү көченнән "очып", "Хундай" светофорның яшел уты янганын көтеп туктап...
-
Юлларда уяу булу сорала
Соңгы 7 айда Татарстан биләмәләрендәге юлларда килеп чыккан транспорт һәлакәтләре һәм шуларга сәбәпче булган факторларга күз салсак, бу вакыт аралыгында кешеләргә шәхси зыян китергән 2935 юл-транспорт вакыйгасында 359 кешенең гомерен өзелгән, 3875е төрле дәрәҗәдә имгәнгән. Былтыргы шушы ук вакыт белән чагыштырганда, бәрелүләр саны 5,6 процентка арткан, юлда һәлак булучылар 34кә...
-
Мәгълүмат кырында сугыш бара
Әлмәт шәһәрендә "Экстремизмга һәм террорга мәгълүмати каршы тору үзенчәлекләре, күмәк мәгълүмат чараларында толерантлык, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне яктырту проблемалары" дигән темага зона киңәшмәсе булып үтте. Бу чараны республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы оештырды.
-
Әйләнештә – ялган акчалар...
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы икътисад куркынычсызлыгы һәм коррупциягә каршы тору бүлеге шәһәр һәм район халкына, хосусый эшмәкәрләргә, сәүдә нокталарында эшләүчеләргә мөрәҗәгать итеп, әйләнештә 1000 сумлык ялган акчаларның күбәеп китүе турында белдерде һәм уяу булырга өндәде.
-
Яңалыклар
Горурланырлык егетебез бар Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменә Президент полкы командиры генерал-майор О.П.Галкиннан хәрби хезмәттәге Андрей Викторович Каревның яхшы хезмәте өчен хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре язылган хат килде. Бу күңелле хәбәргә бәйле рәвештә, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Бөгелмә шәһәре мэры И.Ә.Касыймов егетнең әнисе Ольга Борисовна Каревага улын хәрби бурычын югары дәрәҗәдә...
-
Рәсми хәбәр
II чакырылыш Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге Бөгелмә шәһәр Советының 2012 елның 19 июлендә булып узган XVIII сессиясе карары Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге территориясен төзекләндерү кагыйдәләре турында яңа басмада 2003 елның 6 октябрендә кабул ителгән "Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми...
-
“Ишегалдым – акбалчык”
"Бөгелмә авазы" газетасының 14 июль санында җәмәгатьчелек хәбәрчесе Ягсуп абый Мортазин имзасы белән "Ишегалдым - акбалчык" дип исемләнгән язма дөнья күргән иде.
-
Яңалыклар
Ачык ишекләр көне Апрель аенда салым хезмәте физик затлар өчен бер тапкыр Ачык ишекләр көне уздырган иде инде. Хәзер салым инспекциясе хезмәткәрләре 2011 ел өчен җир, транспорт, милек салымнарын чутлауны төгәлләделәр. Мәгълүматлар белдерү һәм квитанция рәвешендә салым түләүчеләргә җибәрелде инде. Аларны почта аша алгач, кайберәүләрдә сораулар да туарга мөмкин. Менә...