14 июнь 2016 яңалыклары
-
Ураза һәм Корбан бәйрәме көннәре билгеле булды
Быел Ураза бәйрәмен 5 июльдә, Корбан бәйрәмен 12 сентябрьдә билгеләп үтәбез. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы карарны имзалады. Әлеге көннәр безнең җирлектә ял көннәре булып тора, димәк, алда өстәмә ял көннәре көтә. Шәһри Казан.
-
Балагыз чит илгә җыенса... (КИҢӘШЛӘР)
Җәйге ялларның кызган чагы. Һәр әти-әни балаларының ялын кайгырткан вакыт. Олылар бер-ике атна яисә бер ай отпускны ял итәләр дә, кабат эшкә керешәләр. Ә балаларның җәе "озын": я әби-бабайга авылга, я гаилә белән чит илгә, я дуслар белән лагерьга... Каникулларның бер генә көне дә бушка узмасын, табигатьтә чыныгып калсыннар дибез,...
-
ЕВРО-2016: Россия – сөенә, Англия – “кара” кайгыда...
Алсу төстәге гольфлар, сары кроссовкилар һәм... Василий Березуцкий - минем өчен Россия һәм Англия арасындагы футбол матчында "төп экспонатлар" менә шулар иде. Билгеле булганча, хәзерге вакытта Франциядә футбол буенча Европа чемпионаты гөрли. Димәк, миңа да "Intertat.ru" сайтында үземнең шәхси рубрикамны яңартып җибәрергә вакыт дигән сүз! Шул рәвешле, барча футбол яратучыларны...
-
Ркаил Зәйдулла: Могҗизалар иле
Интеллигент ул - Галиция кенәзе Владимирко; ул 12 гасырда ук: "Безнең чорда могҗизалар була алмый", - дип әйткән. Шул дәвердән соң инде алты йөз ел гомер узган, зыялылар һаман бер-берсенә: "Могҗиза булмый, могҗиза булмый", - дип тукый. Ә бөтен халык, 12 гасырдагы кебек, могҗизаларга отыры ышана бара. Лев Толстой Кеше...
-
Могҗизалар кыры
Сокландыргыч һәм үзенчәлекле бу табигать почмагы Яңа Зеландиянең истәлекле урыннарының берсе санала. Берничә миллион ел элек ул яшел үзән түгел, ә кит һәм башка су хайваннары яшәгән диңгез булган. Нәкъ аларның сөякләреннән диңгез төбендә тирән известьташ катламы барлыкка килгән. Диңгез кибә һәм берникадәр вакыттан соң анда искиткеч сыннар барлыкка килгән....
-
Жеводэн җанвары
Аны йөзләрчә аучы да камауга алып тоталмаган. Жеводэн - ул борынгы француз графлыгы, хәзер Лозер департаментына карый. Король Людовик ХV идарә иткән чорда, 1764 елның җәендә, шушы җирләрдәге көтүлекләрнең берсендә маллар көткән кызга бик куркыныч җанвар һөҗүм итә. Кыз көтүдәге маллар арасына кереп качып кына котылып кала ала. Авылга кайткач,...
-
“Союзмультфильм”га — 80 яшь!
1936 елның 10 июнендә "Союздетмультфильм" киностудиясе оеша. Беренче мультфильм исеме - "Африкада эссе". 1937 елның 20 августында киностудия "Союзмультфильм" дип үзгәртелә. Шул ук елны беренче төсле мультфильмнар төшерелә башлый. 1941 елның октябрендә студия Сәмәрканд шәһәренә эвакуацияләнә һәм 1943 елның июнендә янә Мәскәүгә кайта. Сугыш тәмамланган елны беренче тулы метражлы "Югалган...
-
Бөгелмәләр рәхмәтле
-- Җәй җиткәч, ишегалдыбызда "кояш елмая" башлады әле,-- дип каршы алды мине Калинин урамының 30 нчы йортында яшәүче Дания Гапсаматова. Баксаң, биредә "Бөгелмә җылылык челтәре" җәмгыяте җылылык челтәре торбаларын алыштырган икән. Быел ишегалды өстеннән уза торган җылылык торбасы, 45 ел дәвамында алыштырылмаганга күрә, тишелеп ага башлаган булган. "Ишегалдыннан узып йөреп...
-
Американың бер гей-клубында массакүләм атыш оештырылып, 50 кеше кырылган
Фаҗига Флорида штатындагы Орландо шәһәре үзәгендә Florida Pulse гей-клубта булган. Мәскәү вакыты белән төнге 2 дә террорчы кешеләргә ата башлый. Ул вакытта клубта 350 чамасы кеше булган. Полиция хезмәткәрләре һәлакәт урынына берничә минуттан килеп җиткән, бинаны 3 сәгатьтән штурмлый башлаганнар. Бинаның ишекләрен ватып кергәннәр, һөҗүм итүчене атып үтереп, кешеләрне азат...
-
Татарстанда бензовоз һәм автомобильләр бәрелешү нәтиҗәсендә биш кешенең гомере өзелгән
Татарстанның Спас районында өч автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Һәлакәт нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булган, берсе зыян күргән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" МА хәбәрчесенә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. "Кичә 13.32 сәгатьтә Бердәм кизү диспетчер хезмәтенә ТР Спас районында «ЗиЛ», «ВАЗ-2115», KIA Rio автомобильләре...