6 февраль 2015 яңалыклары
-
Линар Закиров татар тарихы һәм мәдәният музеенда булды
-
Уен аша яшәргә өйрәнү
Менә берничә ел инде район мәдәният йорты хезмәткәрләре (җитәкчесе - Фидания Ногманова) шәһәребезнең "СУ-2" районындагы халыкка мәдәни хезмәт күрсәтә. Ул үсеп килүче яшь буынның рухи үзаңын үстерүгә, балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүгә күп көч куя. Биредә алар өчен кызыклы программалар, халык бәйрәмнәре, уен рәвешендәге конкурс-бәйгеләр, декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәләре оештырыла, үзешчән...
-
Очрашу урынын үзгәртергә ярамый
Соңгы ике унъеллыкта Россиядә ятимнәр мәсьәләсе иң кискен социаль проблемаларның берсе санала. Опека һәм попечительләр органнарында 100 меңнән артык әти-әнисез калган бала исәптә тора. Дәүләт андыйларны бөтен уңайлыклары булган, заманча җиһазландырылган, яхшы туклану шартлары тудырылган балалар йортларына урнаштыра. Әмма, ничек кенә булмасын, казна йорты беркайчан да ата-ана назын, гаилә тәрбиясен...
-
Үткәннәрне барлап – киләчәккә
Бөгелмәдә мәшһүр галимебез, милләтебез горурлыгы булган танылган шәхес Һади Атласиның дәвамчылары бар. Моның шулай икәнлеген атаклы галимне дөньяга танытуда зур көч куйган шәхесләребезнең җитәрлек булуы да ачык дәлилли. Әйе, нәкъ менә Бөгелмә җирендә олуг якташыбызның түгәрәк даталары уңаеннан фәнни-гамәли конференцияләр уздыру, татар гимназиясендә, галимнең тормышы һәм фәнни эшчәнлегенә нигезләп, музей-бүлмә...
-
Эшсезләр саны арта
3 февральгә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15 954 эшсез кеше теркәлгән. Бу сан, узган атнаныкына караганда, 572 кешегә артыграк. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 28 гыйнвардан алып, 3 февральгә чаклы булган хисап атнасында эшсез дип танылганнар арасыннан 156 кеше эшкәртү-җитештерү...
-
Бензин сал да машина от!
Әлфинур Шәвәлиева әзерләде. Быел "Татнефть" АЗСларыннан файдаланучы клиентларны "Chevrolet Captiva" һәм "Chevrolet Aveo" машиналары, 3 мең сумлык номинал белән 135 ягулык картасы, көнкүреш электроникасы кибетләре товарларына 15 мең сумлык 45 сертификат көтә. Болардан тыш, станцияләрдә меңнәрчә клиентларга шунда ук күренә торган приз - 5 литр ягулык салу мөмкинлеге бирелә. "ХОК-2014"...
-
Грантка ия булдылар
Бөгелмә муниципаль районыннан өч мәдәният хезмәткәре мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренә ярдәм итү йө-зеннән булдырылган 2014 елгы Дәүләт грантына ия булдылар. Бәйге таләпләре буенча грантка дәгъва итүчеләр республика масштабында соңгы өч елда һөнәри эш-чәнлекләрендә аеруча уңышларга ирешеп эшләргә тиешләр. "Перспектива" номинациясендә җиңүчеләр арасында Бөгелмә муниципаль районының Ярослав Гашек музее фонд...
-
Чаңгы юллары такыр
8 февральдә - якшәмбе көнне сәгать 10да "Чаңгы базасы" спорт-сәламәтләндерү комплексында "Россия чаңгы юлы - 2015" XXXIII Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы узачак. Чаңгы шуу - бөгелмәләрнең яраткан спорт төре, шуңа күрә ярышны оештыручылар быел да, чын мәгънәсендә, зур бәйрәм булыр дип ышандыра. Синоптиклар да һава торышының яхшысын вәгъдә итә. Һәр...
-
Балаларны интернеттан саклыйк!
Интернет - кызыклы һәм файдалы мөмкинлекләр дөньясы ул. Әмма - дөрес файдаланганда гына. Бер үк вакытта аннан куркыныч та нык яный, бигрәк тә - балаларга. Агрессия, эзәрлекләүләр, мошенниклык, психологик басым, таныш булмаган кешеләр белән турыдан-туры элемтә һ.б. - болар әле "дөнья пәрәвезендә" балаларны көн саен сагалый торган куркынычларның бер өлеше...
-
Акбашта – хисап сессиясе
Акбаш авыл җирлеге мәдәният йортында 2014 елдагы эшчәнлеккә хисап ясау җыелышы булып үтте. Җирлекнең отчёт сессиясендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, V чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Юрий Камалтынов, шулай ук авыл җирлеге депутатлары, прокуратура һәм хокук саклау органнары, предприятие һәм учреждениеләр, кече һәм урта...
-
Тикшерү файдага булсын
2 февральдә җирле хакимият бинасында ТР юллар күзәтчелеге идарәсе (җитәкчесе - баш дәүләт инспекторы Борис Смирнов), ТР транспорт буенча комитеты, ЮХИДИ идарәсе җитәкче-белгечләре, Бөгелмә муниципаль районында халыкка автомобиль транспорты хезмәтен күрсәтүче оешма-предприятиеләр вәкилләре катнашында эшлекле киңәшмә булып узды.
-
ТР мөхтәсибләренең яшьләр эшләре буенча урынбасарлары җыелды