3 октябрь 2014 яңалыклары
-
Концертларга йөрик, китап укыйк
22 сентябрь көнне Карабаш бистәсенең мәдәният йортында яраткан җырчыларыбыз Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов һәм аларның иҗат төркеме карабашларга бик матур, тирән эчтәлекле концерт программасы тәкъдим итте. Аларның бирегә күптән килгәне юк иде, шуңа күрә аларны тамашачы юксынып та өлгергән икән. Ниһаять, безгә дә аларның матур, моңлы тавышларын тыңлау насыйп...
-
Тормыш итү – дәрья кичү
Аллаһы Тәгалә бар нәрсәне парлы итеп яраткан, адәм балаларына да пар-пар булып яшәүне фарыз дәрәҗәсенә куйган. Ул кошларга армый-талмый очарга, ә кирәк икән, бәләкәч кошчыкларын бәла-казадан саклап калу өчен пар канат биргән. Адәм баласының тормышы да шуңа тиң. Ул тугач та әти-әнисе канатына мохтаҗ. Алар балага ата-ана мәхәббәтен, тәрбия җылысын...
-
Ак калфак – милләт көзгесе
Калфак хатын-кызлар өчен кайчандыр бик кадерле әйбер булган. Кичләр утырып, алар аңа матур-матур бизәкләр чиккән, аны киеп кунакка, бәйрәмнәргә барган. Бүгенге көндә кызларны уңышлы прическалары ничек бизәсә, ул заманда калфаклары шулай бизәп торган. Бай һәм затлы традицион татар костюмына калфак бик тә килешкән. Алай гына да түгел, ул әле -...
-
Яшәгән еллар байлык ул
30 сентябрьдә "Радуга" социаль тернәкләндерү бүлеге базасында белгечләр Халыкара өлкәннәр көненә багышлап, "Минем елларым - минем байлыгым" ("Мои года - мое богатство") дип исемләнгән конкурс-күңел ачу чарасы уздырдылар. Кичәгә биредә эшләп, лаеклы ялга киткән һәм үзәктә тернәкләндерү курслары узучы пенсионерлар чакырылган иде.
-
Белем – көч, куркынычсызлык – тормыш
Җәмгыять үсешенең бүгенге заман этабында шәхси куркынычсызлык, террорчылык, төрле катастрофаларда килеп туган критик ситуацияләрдә үз-үзеңне тоту беренчел проблема булып тора. Шуңа күрә гадәттән тыш хәлләрдә куркынычсызлык чараларына аеруча игътибарлы булырга кирәк.
-
Догаларны кабул кылсын!
Хөрмәтле Бөгелмә шәһәре һәм районы мөселманнары! Сезнең барыгызны да чын күңелемнән изге Гаид әл-Әдхә - Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм! Күркәм гамәлләр кылуны, рухи пакьлеккә ирешүне һәм гөнаһлардан арынуны гәүдәләндерүче әлеге олуг бәйрәм Ислам дөньясында зур хөрмәт белән билгеләп үтелә. Бу көнне Җир йөзендәге миллионлаган мөселман халкы, барча кешеләргә миһербанлы,...
-
Ихлас тәбрик итәм!
Хөрмәтле мөселманнар, кадерле якташлар, мөхтәрәм шәһәр кунаклары! Һәммәгезне дә изге Корбан бәйрәме белән ихлас тәбрик итәм! Әлеге гает көннәрендә бар дөньядагы миллионлаган мөселман халкы кешелеккә биргән чиксез-хисапсыз рәхим-шәфкате өчен бөек Аллаһыбызны тантаналы төстә данлый. Корбан бәйрәме - Раббыбызга якынаю, рухи чистарыну һәм сафлану, мохтаҗларга ярдәм итү һәм игелекле гамәлләр кылу...
-
Балаларга булган мәхәббәт сүрелмәсен
Хөрмәтле педагоглар, белем бирү учреждениеләре белгечләре, мәгариф ветераннары! Сезнең барыгызны да һөнәри бәйрәмегез - Халыкара укытучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.
-
Мәктәп дигән планета
Бу планетаның баскычларыннан бөек уйлар атлый. Монда балалар шәхес булып җитлегүнең кабатланмас чорын үтә. Әгәр биредә зурлар булса, алар - балаларның эчке дөньяларына гашыйк укытучылардыр.