2 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Төннәрегез хәерле, төшләрегез матур булсын!!!
Тыныч йокылар, бөгелмәлеләр! Йокыгызны туйдырып уяныгыз! Сезне бөек эшләр көтә!
-
Татарстан газета-журналларга кышкы язылу кампаниясенең лидеры булды
"Россия почтасы" дәүләт оешмасы декабрьдә үткән Бөтенроссия язылу декадасына нәтиҗәләр ясады. Кышкы декадада Россиядә халык 3 миллион газет-журналга язылган, бу көзге язылу декадасы белән чагыштырганда, 400 мең данәгә күбрәк, дип хәбәр итә "Россия почтасы" дәүләт оешмасы. "Россия почтасы" 1-11 декабрьдә узган Бөтенроссия язылу декадасына нәтиҗәләр ясады. Ун көн эчендә 3...
-
Метеорит яңгыры көтелә
3 гыйнвардан 4 есенә каршы төндә йолдызлар яңгыры булачак. Безнең планета Квадрантида метеор агымын уза. Җир атмосферасына эләккән метеорлар 80 км биеклектә яна. Метеорит яңгырны кичке сәгать 11 дән соң берничә сәгать дәвамында күзәтеп булачак.
-
Медицина өлкәсендә 2017 елның 1 гыйнвареннан кертелгән үзгәрешләр - исемлек
ВИЧ-инфекцияле кешеләрнең реестры булдырыла, диспансеризация турында СМС хәбәр килә башлый, фармацевтика челтәре ЕГАИС системасына тоташтырылачак. 2017 елның 1 гыйнвареннан ВИЧ инфекцияле кешеләр реестры булдырылачак. Аның ярдәмендә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы һәр пациентны дәвалау өчен даруларны үзәкләштерелгән тәртиптә сатып алуга күчәргә тели. Рәсми мәгълүматлар буенча Россиядә 824 мең ВИЧ-инфекцияле кеше бар....
-
Бөгелмә үзиреклеләр үсеше координацион үзәгеннән балаларга Яңа ел күчтәнәче ФОТО
-
“Балага Яңа ел бүләк ит” хәйрия акциясе
Бөгелмә муниципаль районы үзиреклеләр үсеше координацион үзәге инициативасы белән Бөгелмәдә инде дүртенче тапкыр "Балага Яңа ел бүләк ит!" хәйрия акциясе узды. Узган елның 10 декабреннән алып 29 декабрьга кадәр шәһәр халкы балалар хастаханәсе социаль хезмәте патронатында булган балаларга дип тәм-томнар, бүләкләр җыйды. Шулай ук үзәк волонтерлары өч Яңа ел бәйрәме...
-
Йөзүче Александр Красных Татарстанның "Ел спортчысы" булды
Казанда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә 2016 ел нәтиҗәләре буенча "Ел спортчы"ларын бүләкләделәр. Татарстанда өченче тапкыр үткәрелгән "Ел спортчысы-2016" бәйгесендә спортчыларны, тренер һәм спорт язучы журналистларны "Төбәктә массакүләм физик культура һәм спорт", "Иҗтимагый спорт оешмалары", "Уен һәм Олимпия төре булмаган спорт төрләре", "Массакүләм мәгълүмат чаралары", "Олимпия өметләре",...
-
Янгын сүндерүчеләр янып үлә
Янгын сүндерүчеләр килгәндә йортны тулысы белән ялкын әйләндереп алган булган. Бу хәл Миякә районының Ерлыково авылында була. Янгыннан ир-ат коткарыла. Янгынны сүндергәндә газ-төтенсаклагыч звеносы элемтәгә чыкмый башлый. Башкортстанның ПСЧ-88нең ике хезмәткәре хуҗабикәне коткарып үзләре һәлак була. Коточкыч янгында бер хатын-кыз да янып үлә.
-
Бөгелмә мөхтәсибәте кайгы уртаклаша
Бөгелмә мөхтәсибәте, куркыныч автокатострофада Азер, аның хәләл җефете һәм аларның 13 яшьлек уллары һәлак булу сәбәпле, гаиләнең туганнары, якыннары, хезмәттәшләренең авыр кайгысын уртаклаша. Азер - Бөгелмәдә әзербайҗан диаспорасының күренекле вәкиле. 48 яшьлек көр күңелле, дәрт-дәрманы ташып торган, юмарт, оптимист кешенең гомере бер мизгелдә өзелүенә ышануы авыр. Ул берничә ел рәттән...
-
Яңа елның икенче көне Бөгелмәгә нәрсә вәгъдә итә?
Бүген, 2 гыйнвар көнне, синоптиклар фаразлавынча, Бөгелмәдә көндез дә, төнлә дә -1 градус булыр дип көтелә. Аз гына кар явуы ихтимал. Чагыштырмача дымлылык - якынча 80 процент тәшкил итә. Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 4 метрга кадәр тизлектә.