Сугышлы авылында очрашу
Һәр көнең изгелектә үтсен!
Бөгелмә районы Сугышлы авылында урнашкан “Фәрит” мәчетендә очрашу узды. Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов җыелган халыкка “Рамазан” аеның соңгы ун көне һәм аның дәрәҗәсе турында сөйләде.
Күрше авыллардан да килгән мөселманнар белән намаз укылды һәм авыз ачу мәҗлесе булды.
Очрашуның соңында бакыйлыкка күчкән Габдулла хәзрәткә һәм әлеге мәчетне салучы Фәрит Иһтисамовка багышлап дога кылынды.
Шунысы куанычлы, изге Рамазан аенда шәһәребезнең һәм районыбызның барлык мәчетләрендә дә ифтарлар оешкан төстә бара.
Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа