15 һәм 16 майда һава температурасы +16 градустан артмаячак.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе атна уртасында салкын һава көтелүен хәбәр итә.
Чәршәмбе, 13 майда, республика территориясендә җылы көньяк-көнбатыш циклоны булачак әле. Һава торышытотрыксыз булачак: төнлә урыны белән яңгыр яварга мөмкин, көндез актив салкын атмосфера фронты үзе белән яңгырлар һәм яшен китерәчәк.
Метеорологлар билгеләп үткәнчә: "Фронт узганда көньяктан көчле җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр, яшен вакытында секундына 22 метрга кадәр җитәргә мөмкин». Һава температурасы төнлә +8дән +13 градуска кадәр һәм көндез +19дан +24 градуска кадәр җылыначак.
Пәнҗешәмбе көнне, 14 майда Төньяк-көнбатыштан регионга салкын һава киләчәк, температура түбәнәя башланачак. Төнлә яңгырлар явачак, көнбатыштан көчле җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр, яшен вакытында 21 метрга кадәр җитәчәк. Һава температурасы төнлә нибары 4-9 градус җылы булачак һәм 12-17 градус.
Синоптикларның якынча фаразлары буенча, җомга һәм шимбә көннәрдә Татарстанда салкын һава торышы сакланачак, урыны белән бераз яңгырлар явачак. Төнлә һава +2 ...+7 градуска кадәр суыначак, ә көндезләрен термометр терекөмеш баганасының +11 ...+16 градусына кадәр күтәреләчәк.