Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Юллардагы вәзгыять гаять катлаулы

3 июль көнне ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров рәислегендә республиканың юл хәрәкәте иминлеге буенча Хөкүмәт комиссиясенең кичектергесез утырышы уздырылды. Ләйсән ВИЛДАНОВА. Аны үткәрүгә июльнең беренче көнендә Татарстан юлларындагы кешеләргә шәхси бәла-каза китергән 23 очрак килеп чыгуы, гомумән, республикада июньнән транспорт һәлакәтләре саны кискен арту һәм алар нәтиҗәсендә...

3 июль көнне ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров рәислегендә республиканың юл хәрәкәте иминлеге буенча Хөкүмәт комиссиясенең кичектергесез утырышы уздырылды.

Ләйсән ВИЛДАНОВА.

Аны үткәрүгә июльнең беренче көнендә Татарстан юлларындагы кешеләргә шәхси бәла-каза китергән 23 очрак килеп чыгуы, гомумән, республикада июньнән транспорт һәлакәтләре саны кискен арту һәм алар нәтиҗәсендә кешеләрнең бик күпләп үлүе сәбәпче булды. Аерым алганда, 1 июльдә генә дә 10 кешенең гомере өзелгән, 39 кеше имгәнгән, төрле җәрәхәтләр алган.

Киңәшмә барышында юл-транспорт вакыйгалары мәсьәләсендә эшләре елдан-ел начарая барган районнардагы комиссия җитәкчеләрен видеоэлемтә аша вице-премьер җавапка чакырды. Алар арасында Бөгелмә дә бар иде. Ә.Сәфәров районда икенче ел инде вәзгыятьнең начар булуын искәртте, мәсәлән, быел гына да юлда 10 кеше һәлак булган. Районнарда бу юнәлештә үткәрелүче эшләр турында бәян иткәннән соң, Бөгелмә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе В.Гарәфетдинов, вәзгыятьне урында төзәтәчәкбез, нәтиҗәләр яхшырачак, дип ышандырды.
Киңәшмәгә рәислек иткән Әсгать Сәфәров җавап тоткан район вәкилләренә: "Чын күңелдән вәгъдә биргәнсез икән - үтәргә кирәк, сорау катгый булачак", - дип кисәтеп куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса