Татарстан Россия Хөкүмәтеннән 1,5 миллиард сумнан артык акча алырга мөмкин
Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсеш темплары югары булган лидер төбәкләр өчлегенә керде. (Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Россия Федерациясе Хөкүмәтеннән дотация рәвешендә 1,67 миллиард сум акча алырга мөмкин, дип хәбәр ителә Россия Министрлар Кабинеты сайтында. Республика социаль-икътисади үсеш темплары югары булган лидер төбәкләр өчлегенә керде. Беренче урында - Саха (Якутия) Республикасы,...
Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсеш темплары югары булган лидер төбәкләр өчлегенә керде.
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Россия Федерациясе Хөкүмәтеннән дотация рәвешендә 1,67 миллиард сум акча алырга мөмкин, дип хәбәр ителә Россия Министрлар Кабинеты сайтында.
Республика социаль-икътисади үсеш темплары югары булган лидер төбәкләр өчлегенә керде. Беренче урында - Саха (Якутия) Республикасы, аңа 2,5 миллиард сум дотация бирергә мөмкиннәр. Өченче урында - Мәскәү өлкәсе (1,6 миллиард сум).
Дотацияләргә Россиянең барлыгы 40 субъекты дәгъва кыла, аларны социаль-икътисади үсеш темплары буенча сайлап алдылар. Төбәкләргә барлыгы 20 миллиард сум күләмендә дотация бүлеп бирү күздә тотыла.
Әлеге мәсьәләне бүген Россия Хөкүмәте утырышында караячаклар.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/07/153826/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа