Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмәлегә Россия Герое исеме бирелде

Кремльнең Екатеринин залында Россия Федерациясе дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.

Россия Президенты Владимир Путин Россиянең күренекле гражданнарына – сәнәгать, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният эшлеклеләренә, спортчыларга һәм тренерларга мактаулы исемнәр бирү турында таныклыклар, медальләр тапшырды.

Күрсәткән батырлыгы һәм озак космик очышны уңышлы үтүе өчен Россия Герое исеменә һәм «Россия Федерациясе очучы-космонавты» мактаулы исеменә Сергей Николаевич Рыжиков лаек булды. «Без космонавтлар отряды, аларның профессиональлеге, җир тирәсе киңлекләрен үзләштерүгә зур өлеш кертүләре белән горурланабыз», – диде Владимир Путин.

Фото - kremlin.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса