Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмәле баланы үлемнән коткарган

Кызның әти-әнисе зур батырлык күрсәткәне, газиз балаларын коткарып калган өчен Ренат абыйга үзләренең чиксез рәхмәтләрен белдерәләр.

21 апрель  көнне  төштән соң 5 нче мәктәпнең 1 нче сыйныф укучысы Маргарита Жилина, дус кызлары белән бергәләп, яз килүгә шатланып, урамда уйныйлар, велосипедта йөриләр. Ләкин көтмәгәндә, Павлик Морозов урамында Маргарита, велосипед белән идарә итү сәләтен югалтып, урамны  кисеп агучы Бөгелмә елгасына  егылып төшә. Бәхетенә, нәкъ шул чакта янәшәдә, очраклы рәвештә генә, Морозов урамында яшәүче пенсионер  Ренат Фатыйх улы Ишмаков та була. Батыр йөрәкле бу кеше кызны үлемнән коткара да инде. Ул  ике тапкыр суга  чумып карый, тик  уңышсыз – кечкенә кыз, су агымына буйсынып, күпер астына китә, өченче тапкыр чумгач кына Ренат абый Маргаританы кулыннан эләктереп алып,  судан тартып чыгара. Беренче ярдәм күрсәткәч, кыз аңына килә.

Кызның әти-әнисе зур батырлык күрсәткәне, газиз балаларын коткарып калган өчен Ренат абыйга  үзләренең чиксез рәхмәтләрен белдерәләр.

Хөрмәтле әти-әниләр! Сезгә әйтер сүзем бар: тиздән җәй, барыбыз да көтеп алган каникуллар җитә, балаларны, зинһар,  игьтибарсыз калдырмыйк.

Сания  ЮНЫСОВА,

Бөгелмә шәһәре,

Павлик Морозов урамында яшәүче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса