Бөгелмәдә спиртлы эчемлекләргә багышланган киңәшмә узды
Бөгелмә муниципаль районы территориясендә спиртлы эчемлекләр сату белән 54 оешма шөгыльләнә, барлыгы 201 сәүдә объектында сәүдә алып барыла.
Бөгелмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органы начальнигы Миләүшә Михеева, куратор Юрий Митюшкин катнашында алкогольле һәм составында спирт булган эчемлекләрне сату мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды.
Аның эшендә шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Мурад Булгаков, район башкарма комитетының икътисад бүлеге начальнигы Ризидә Галәмова, Бөгелмә эчке эшләр бүлеге начальнигы Айрат Баһауов, Бөгелмә “Роспотребнадзор” идарәсе җитәкчесе Әлмир Дәүләтшин, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органыконтроль-инспекция бүлеге белгече Айрат Нигъмәтуллин, “Алкоторг” җәмгыяте вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, зур сәүдә челтәрләре һәм сәүдә объектлары җитәкчеләре, күмәк мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Бөгелмә муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы эчемлекләр сату буенча бу елда хәлләрнең ничек торуы турында М. Булгаков сөйләде. Быел гыйнвар – апрель айларында алкогольле эчемлекләр белән агулануларга бәйле вәзгыять турында Ә. Дәүләтшин бәян итте. Әлеге продукцияне сатуга бәйле сәүдә әйләнешенә кагылышлы тәртип бозулар турында А. Баһауов мәгълүмат бирде. М. Михееваның чыгышы 2018 елның I кварталында Бөгелмә муниципаль районы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату күрсәткечләренә бәя бирүгә багышланды.
БЕЛЕШМӘ. Бөгелмә муниципаль районы территориясендә спиртлы эчемлекләр сату белән 54 оешма шөгыльләнә, барлыгы 201 сәүдә объектында сәүдә алып барыла. 2018 елның беренче 4 аенда җәмгысе 55,4 мең декалитр – дал (1 дал 10 литр дигән сүз) алкогольле продукция сатылган. Бу дүрт айда исерткеч куллану күрсәткече җан башына 5,2 литр туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа