Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Бөгелмәдә Сергей Рыжиковның “Безнең йорт – Җир шары” фотокүргәзмәсе эшли башлады.

Космонавт һәм һәвәскәр фотограф. Бу сыйфатлар Татарстан Гагарины Сергей Рыжиковка хас. Безнең якташ космонавт бөгелмәлеләр өчен яңа яктан ачылды. А. Баталов исемендәге рус дәүләт драма театрында Сергей Рыжиковның "Безнең йорт - Җир шары" дип исемләнгән фотокүргәзмәсе эшли башлады. Фотоларда - Казан, Калининград, Мельбурн шәһәрләре, Австралия утравы, Сахара чүле һәм башкалар....

Космонавт һәм һәвәскәр фотограф. Бу сыйфатлар Татарстан Гагарины Сергей Рыжиковка хас. Безнең якташ космонавт бөгелмәлеләр өчен яңа яктан ачылды. А. Баталов исемендәге рус дәүләт драма театрында Сергей Рыжиковның "Безнең йорт - Җир шары" дип исемләнгән фотокүргәзмәсе эшли башлады.

Фотоларда - Казан, Калининград, Мельбурн шәһәрләре, Австралия утравы, Сахара чүле һәм башкалар. Боларның берсенең дә күренеше гадәти түгел. Фотолар Җир шарыннан ничәмә-ничә чакрым ераклыкта төшерелгән.

Күргәзмәдә иллегә якын фото урын алган. Сергей Рыжиков үзенең иҗат җимешләрен иң беренче, бөгелмәлеләр хозурына тәкъдим итәргә булган. Галәмне гизгән якташыбызның фотосурәтләрен карарга килүчеләр зал тулы иде. А. Баталов исемендәге рус дәүләт драма театры залында халыкка урын җитмәде. Яшь аралыгы да төрле. Кечкенәләр дә, өлкәннәр дә космонавт белән фотога төшәргә, автографын алырга ашыкты.

- Кечкенә чактан ук фотографиягә төшерергә яратам. Космоста күргәннәремне башкаларга да җиткерәсем килде. Җир шарының гүзәллеге - искитмәле! Аның күренешләрен, беренче булып якташларыма, бөгелмәлеләргә күрсәтәсем килде, - ди Сергей Николаевич.

Белешмә

Сергей Николаевич Рыжиков - 1974 елның 19 августында Бөгелмә шәһәрендә туа, "Роскосмос"ның космонавт-сынаучысы, Россиянең 121нче космонавты. 2016 елның октябре - 2017 елның апрель аралыгында "Союз МС-02" корабленың экипаж командиры һәм Халыкара космик станциядә бортинженер вазифасында космик очыш ясады. Очыш вакыты 173 тәүлек 3 сәгать 15 минут 21 секунд дәвам итте.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса