Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Актуаль тема

Без коррупциягә каршы!

"Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә эшләүче хезмәткәрләр һәм социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан махсус чара узды. Коррупциягә каршы тискәре караш формалаштыру, хокукый аң-белем һәм культура дәрәҗәсен күтәрү максатында оештырылган бу чара кысаларында, башта социаль хезмәтләрдән файдаланучылар әлеге...

"Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә эшләүче хезмәткәрләр һәм социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан махсус чара узды.

Коррупциягә каршы тискәре караш формалаштыру, хокукый аң-белем һәм культура дәрәҗәсен күтәрү максатында оештырылган бу чара кысаларында, башта социаль хезмәтләрдән файдаланучылар әлеге учреждениедә аларның коррупция күренешләренә юлыгу-юлыкмавын ачыклый торган анкета тутырдылар.

Аннары оешма директоры Елена Старостина ата-аналарга социаль хезмәтләрдән дәүләт порталы аша файдалану мөмкинлекләре турында сөйләде, кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Ә хезмәткәрләр "Коррупция турында без ни беләбез" дигән темага танып-белү викторинасында катнаштылар, дип хәбәр итә безгә социаль педагог Ирина Вдовина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса