Бар шундый һөнәр
Кадет мәктәбенең актлар залына Бөгелмәнең чыгарылыш сыйныф укучылары җыелды. Төгәлрәге - егетләре. Тиздән мәктәпне тәмамлаячак яшьләр үз юлларын эзләү белән мәшгуль. Әлеге очрашу, аларга дөрес юлны күрсәтү максатында, "Бар шундый һөнәр - Туган илне саклау" дип аталган Өченче Бөтенроссия мәгълүмати-агитация чарасы кысаларында узды. Аны Бөгелмә муниципаль районы һәм шәһәренең хәрби...
Кадет мәктәбенең актлар залына Бөгелмәнең чыгарылыш сыйныф укучылары җыелды. Төгәлрәге - егетләре. Тиздән мәктәпне тәмамлаячак яшьләр үз юлларын эзләү белән мәшгуль. Әлеге очрашу, аларга дөрес юлны күрсәтү максатында, "Бар шундый һөнәр - Туган илне саклау" дип аталган Өченче Бөтенроссия мәгълүмати-агитация чарасы кысаларында узды. Аны Бөгелмә муниципаль районы һәм шәһәренең хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов алып барды.
Очрашуның максаты - офицер һөнәренең мактаулы һөнәр икәнен аңлату. Аның мактаулы гына түгел, ә хөрмәткә лаек, дәрәҗәле һөнәр икәнен дә укучыларга җиткерделәр. Егетләрнең игътибарын нәрсә белән җәлеп итеп була? Әлбәттә машиналар белән. Аларны хәрби өлкәдә кулланылучы техника белән таныштырып чыктылар.
Офицерларның бүген яшәү рәвеше дә заманча. Аларны яхшы ашаталар, яхшы хезмәт хакы түлиләр. Хәрбиләр карьера баскычыннан күтәрелү мөмкинлегенә ия.
Бу һөнәрне кайсы уку йортларында алырга мөмкин икәнлеген дә белде укучы егетләр. Бөгелмәнең хәрби комиссариатында Туган иленә тугры хезмәт итәргә теләге булганнарның һәркайсына ярдәм кулы сузарга әзерләр. Нинди документлар, нинди имтиханнар тапшырырга кирәген - барысын да аңлатып бирәләр.
Ләйсән БИКБУЛАТОВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа