Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль тема

Айдар Галимов эстраданың үзен-үзе төзәтергә тиешлеге хакында әйтте

Татарстан мәдәният министрлыгының йомгаклау утырышында эстрада проблемаларын күтәреп чыгуга карата җырчы үз мөнәсәбәтен белдерде. (Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов татар эстрадасы үз проблемаларын, беренче чиратта, үзе төзәтергә тиеш дигән фикердә тора. Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау утырышында эстрада проблемаларын күтәреп чыгуга карата җырчы...

Татарстан мәдәният министрлыгының йомгаклау утырышында эстрада проблемаларын күтәреп чыгуга карата җырчы үз мөнәсәбәтен белдерде.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов татар эстрадасы үз проблемаларын, беренче чиратта, үзе төзәтергә тиеш дигән фикердә тора. Татарстан Мәдәният министрлыгының йомгаклау утырышында эстрада проблемаларын күтәреп чыгуга карата җырчы үз мөнәсәбәтен белдерде.

"Эстраданың хәле мактанырлык димәсәм дә, бетереп тә ташлыйсы килми. Яхшы яклары да, берникадәр төзәтәсе җирләре дә бар, - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә. - Конкуренция дә бар - анысы да яхшы. Техник ягы да карала. Эстрада шоу-бизнеска әйләнә, әмма шулай булмаса, ул үсә алмаска мөмкин - дәүләт җилкәсендә кала алмый бит. Шул ягы да бар - техник ягын камилләштерәбез дип, аранжировка, ут дип, тавыш дип, бизәлешләр дип, иң төп нәрсә җыр икәнлеген онытып ташлыйбыз".

Айдар Галимов мәдәният министры Айрат Сибагатуллин чыгышында яңгыраган эксперт-консультатив совет мәсьәләсенә бераз шикләнебрәк карый: "Ә кем була соң ул эксперт советында? Бәлки, авторитетлы экспертлар җыелыр. Әмма ул җәзалый торган органга әверелмәсме? Әйдәгез, тагын бер чиновниклар органы ясап куйыйк: тегесен сызып ташласыннар, монысын кертмәсеннәр - андый орган булса, кирәкми! Эстраданы алай төзәтеп булмый! Әгәр дә консультатив фикер була икән, юнәлтеп җибәрсәләр, киңәш бирсәләр, ярдәм итсәләр - бәлки кирәктер дә. Тик бюрократлыкка әйләнмәсен! Эстрада үзен-үзе төзәтергә тиеш!" - ди ул.

Искәртеп үтәбез, Татарстан мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Айрат Сибагатуллин эстрада сәнгате белән бәйле проблемаларны күтәреп чыкты һәм мәсьәләне хәл итү максатыннан Татарстан Мәдәният министрлыгы канаты астында эксперт-консультатив шура проекты әзерләнүен билгеләп үткән иде.


http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/31/157088/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса