31 октябрь 2012 яңалыклары
-
Мошенниклар тик ятмый
19 һәм 20 октябрь көннәрендә билгесез затлар җирле кафеларга телефоннан шылтыратып, шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре исеменнән төшке ашка заказ биргәннәр һәм аны прокуратура бинасына китерүләрен сораганнар, моннан тыш, кесә телефоннарына акча салуны да үтенгәннәр. Кафе хезмәткәрлә-ре алар үтенечен канәгатьләндергәннәр. Сүзем - шәһәр һәм район оешмалары җитәкчеләренә: шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләренең мондый таләпләр...
-
Герой буласыгыз киләме?
Хөрмәтле газета укучылар! Зифа Кадыйрова әдәбиятка язгы ташкын кебек килеп керде. Һәркемгә үтә дә таныш хис-тойгыларны үзәкләрне өзәрлек итеп тасвирлап, бик күпләрне үзенә әсир итте. Бөгелмә үзәк китапханәсе һәм "Бөгелмә авазы" газетасы күпләрегез яратып өлгергән язучы һәм аның иҗаты турындагы фикерләрегез белән уртаклашып, хат язарга тәкъдим итә. Үзегезнең тормыш вакыйгаларыгыз...
-
Асылташка тиң зат
Кеше гомере - уянып килүче табигатьне сизелер-сизелмәс кенә сыйпап үткән таң җиле кебек... Шулкадәр кыска ки, әйләнеп карарга һәм нәрсәдер аңларга да өлгерә алмыйсың, утларында яндырып, сагыш-моңга салып, уза да китә гомер дигән кадерле мизгел... Әгәр шулай кыска икән, ул хәйран калырлык гүзәл булырга, асылташтай балкырга тиештер шикелле. Ә бит...
-
Каш ясыйм дип, күз чыгармыйк
Сүзем - зиратлар турында. Безнең Кодашта алар - икәү. Соңгы елларда зиратларны тәртипкә китерүдә бик күп эшләнде. Ихаталары алыштырылды, кирәк-яраклар куеп торырга вагоннар, салкыннарда, яңгырларда ышыкланыр урыннар да бар. Елына берничә мәртәбә өмәләр уздырып, зур карт тупылларны да кистеләр, азып таралган чаган, сиреньнәр дә тәртипкә китерелде. Аллага шөкер, бу өлкәдә...
-
Һәр хикмәтнең башы – сабырлыктыр
16 октябрьдә Халыкара сабырлык көне билгеләп үтелә. Менә шул уңай-дан, мөхтәрәм газета укучылар, сезнең хөкемгә бик гыйбрәтле һәм игътибарга лаек бер риваять тәкъдим итәр идем.
-
Электр – ток, сугуы ихтимал...
Рәсми статистика мәгълүматла-рына караганда, ел саен илебездә теркәлә торган янгыннарның 60 меңләбе электрүткәргечләр яки җиһазлар төзек булмау сәбәпле чыга. Бик күп кеше гомерләре өзелә, чама белән 500 миллион сумнан артыклык матди зыян килә. Бу сәбәптән чыккан янгыннар саны үзенең күплеге һәм нәтиҗәләре авыр булу ягыннан, ут белән саксыз эш итү...
-
Челтерәсен чишмәләр
"Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятендә иң үзенчәлекле, иң матур бәйгеләрнең берсе - Компания предприятиеләре тарафыннан традицион төстә 1995 елдан бирле алып барыла торган "Төзекләндерелгән чишмәләрнең эстетик торышын саклау һәм суның сыйфатын яхшырту" смотр-конкурсына йомгак ясалды.
-
Утта да янмый торган агач йорт
Тузган торак программасы буенча гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү мәсьәләсендә, Бөгелмәнең Комсомол урамында ике катлы йортны төзеп бетереп киләләр (бу турыда газетабызның үткән санында бераз әйтеп һәм күрсәтеп узган идек инде). Агач йорт заманча немец технологиясе буенча торгызыла. Шәһәр җитәкчелегенең "Деловая Россия" Гомумроссия иҗтимагый оешмасы белән тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә, Германия...
-
Яңалыклар
Ярминкәләр көтә сезне 3 ноябрь - шимбә көнне шәһәребезнең үзәк мәйданында, Ленин урамы, 129 адресындагы мәйданда (райпо территориясендә) һәм сукырлар җәмгыяте районында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе була. Биредә җирле җитештерүчеләр әзерләгән авыл хуҗалыгы товарларын базар хакларыннан арзангарак сатып ала аласыз. Ярминкәләр сәгать 8дә башлана.
-
Эшлекле киңәшмә
26 октябрь көнне хакимият бинасының киңәшмәләр залында октябрь аенда башкарылган эшләргә йомгак ясалды, ноябрь аена планнар каралды. Алар турында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов сөйләде. Аннан соң җаваплы затлар үзләре җитәкләгән оешма-предприятиеләрнең агымдагы айдагы эшләре белән таныштырдылар.
-
Гафу ит, якташ, гафу...
30 октябрь көнне Мәңгелек ут мәйданына сыенып утырган мәңге яшел паркта, Сәяси репрессия корбаннарына багышлап, митинг үтте. Бу изге урында дәһшәтле елларда шәһит киткән, тырнак кадәр дә гаебе булмаган кешеләрнең исем-нәре (алар барлыгы 257 кеше) мәңге ташка уелган. Алар рухына чәчәкләр салынды. Озак еллар буена тыелып килгән күз яшьләре, ниһаять,...
-
Җитәкче җиңүе
Казан шәһәренең "Ривьера" күңел ачу үзәгендә Татарстан Республикасы премияләре язмышын хәл итүче Советның техник секретариаты тарафыннан ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән оештырылган "2012 елда Татарстан Республикасының сыйфат буенча иң яхшы менеджеры" бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы узды.