Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызнамә

Йолдызнамә 29 июнь – 5 июль

29 июньнән 4 июльгә кадәр – үсә торган ай. Сезнең тырышлыгыгыз, ниһаять, беренче җимешләрен бирә башлаячак. Гаилә мөнәсәбәтләре өчен бик үк уңай вакыт түгел.

Хисләр суыну, апатия, битарафлык булырга мөмкин. Хәлне сезнең үз активлыгыгыз гына саклап калырга мөмкин. Беренче адым ясагыз, сөеклегезгә күңелле сюрприз әзерләгез. Бу бозны эретергә ярдәм итәр.

КУЧКАР. Бу чорда сезгә җиңел итеп, иркен аралашу файдага булачак.    Кайвакыт кәефегез бик үк шәптән булмас, шуңа күрә үзегезне ешрак сөендерергә тырышыгыз. Мәсәлән, кичен дусларыгыз белән очрашып, бер чынаяк чәй эчеп алыгыз.

ҮГЕЗБОЗАУ. Йолдызлар сезгә баштан ук эшкә чумарга киңәш итә: хәзер сезнең эшчәнлегегез беркайчан да булмаганча уңышлы барачак. Хәлләр финанс манипуляцияләре өчен уңайлы. Хәтта сезнең керемегез тотрыклы булса да, аны арттыру тәкъдимнәреннән баш тартмагыз.  

ИГЕЗӘКЛӘР. Кичектермичә хәл итүне таләп итә торган җитди мәсьәләләр белән шөгыльләнә башларга вакыт. Мөһим чараларны иң яхшысы дүшәмбе, 29 июньдә билгеләргә кирәк. Бу көнне сезгә һичшиксез уңыш елмая. Буш вакытыгызны тыныч ял итүгә, укуга, кул эшләренә багышлагыз.

КЫСЛА. Бу чорда үз-үзен үстерү һәм интеллектуаль эшчәнлек белән шөгыльләнергә тәкъдим ителә. Ә менә ял итүне бераз кичектереп торырга туры киләчәк. Эшегездә сез үз уңышларыгыз нәтиҗәсендә игътибар үзәгендә булачаксыз. Сез моңа лаек! Өйдә якыннарыгыз белән конфликтка кермәгез, үзегезне тыеп торыгыз.

АРЫСЛАН. Хәзер, бернәрсәне дә үткәрмәс өчен, детальләргә максимум игътибар бирергә кирәк. 1 июльдә сезгә үзгәреп торган хәлләргә стандарт булмаган якын килү һәм  тиз реакция кирәк булачак. Ял көннәрен табигатьтә туганнарыгыз белән үткәрегез. Бу сезгә алга таба эшләү өчен көчегезне торгызырга ярдәм итәчәк.

КЫЗ. Элек мөһим булып күренгән күп кенә проблемалар хәзер үз актуальлеген югалтачак. Сез тынычланырсыз һәм соңгы атналар ыгы-зыгысыннан ял итә алырсыз. Әйләнә-тирәдәгеләр сезне яхшы яңалыклар белән сөендерәчәк. Бу чорда балаларны аерым игътибар белән күзәтергә кирәк. Юлларда сак булыгыз.

ҮЛЧӘҮ. Үз-үзең белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт. Күптән диетага утырырга теләдегезме? Хәзер моны эшләп карагыз! Сез гаҗәпләнерсез, ләкин барысы да яхшыра башлаячак. Якын арада мөһим эшләр һәм сәфәрләр планлаштырмагыз. Юк-бар өчен борчылыгыз, көн режимын җайга салыгыз.

ЧАЯН. Сезнең финанс хәлләрегез яхшы якка үзгәрәчәк. Көтелмәгән табыш керүе дә ихтимал. Профилактика җәһәтеннән берничә мәҗбүри анализ бирү һәм аларның нәтиҗәләре буенча табиб киңәшләшү начар булмас.

УКЧЫ. Бу чорда сезгә үз хис-кичерешләрегезне тыярга тырышырга кирәк. Мөнәсәбәтләрне ачыклаганчы, юл куюың яхшырак. Бу атна бик киеренке булачак. Үзегезне бу вакыт узачак, бераз көтеп торырга гына кирәк икәнлегенә ышандырыгыз. Алга таба барысы да яхшы булачак. Ял көннәрендә ял итү өчен табигатькә чыгыгыз.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Сезнең уйда тормыш хәлләре генә булыр. Җәмәгатегезнең күбрәк игътибар таләп итүе дә ихтимал. Бу чорда ялгызаклар чын мәхәббәтен очратырга мөмкин. Эшегездә үз-үзегезне контрольдә тоту хисен югалтмагыз. Әгәр нидер барып чыкмый икән – тырышлык күрсәтегез, теләгегезгә ирешерсез.

СУКОЯР. Бу чорда сезнең куллар аша узачак документларны игътибар белән укыгыз. Карап җиткермәсәгез, нәтиҗәләр күңелсез булачак. Гаиләдә аерылышу ихтималы бар: сез дә, җәмәгатегез дә компромисска барырга теләмисез. Иң мөһиме, мондый минутларда проблемалардан качмаска, ә аларны хәл итәргә тырышырга кирәк.

БАЛЫК. Хәзер сезгә, кулыгызны салындырмыйча, эшләргә дә эшләргә туры киләчәк. Әмма тырышлык өчен бүләк тә яхшы булачак. Пәнҗешәмбе көнне, 2 июльдә, сезне мөһим очрашу көтә. Бәлки, ул сезнең тормышыгызда күпне үзгәртер. Бу үзгәрешләргә әзер булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса