Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укучы хатлары

Син йолдыз булып атыл!

Ямьле язда бик аз гына Сандугач сайрагандай, Тукай егерме җиде ел Дөньяда яшәп кала. Милләтемнең йөзек кашы, Иң кадерле баласы Туар-тумас ятим кала, Ярый исән бабасы. Җитмәсә, әбисе үги, Үз балалары да күп, "Күгәрченнәр арасында Ул кечкенә чәүкә күк". Үксезлеге аркасында Авылдан-авылларга, Шәһәрдән шәһәрләргә Туры килә йөрергә. Төрле авырлыклар күреп,...

Ямьле язда бик аз гына

Сандугач сайрагандай,

Тукай егерме җиде ел

Дөньяда яшәп кала.

Милләтемнең йөзек кашы,

Иң кадерле баласы

Туар-тумас ятим кала,

Ярый исән бабасы.

Җитмәсә, әбисе үги,

Үз балалары да күп,

"Күгәрченнәр арасында

Ул кечкенә чәүкә күк".

Үксезлеге аркасында

Авылдан-авылларга,

Шәһәрдән шәһәрләргә

Туры килә йөрергә.

Төрле авырлыклар күреп,

Катлаулы тормыш кичеп,

Табигатьнең хозурына

Сокланып иртә-кичен,

Игътибарлы, күзәтүчән

Булып үсә балакай.

Шуңадыр да иҗат белән

Мавыга Апуш Тукай.

Җаваплылык таләп итә

Гаять тәнкыйтьчел акыл:

"Дошманнардан син я кач,

Я йолдыз булып атыл!"

Нәкъ шулай Габдулла Тукай

Мәгърифәткә омтыла.

Милләтен агарту өчен

Ул бөтен көчен куя.

Мәхтүмә ГАЛЛӘМОВА,
сугыш һәм педагогик хезмәт ветераны.

Бөгелмә шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса