Урамнарда – эт көтүе
Газета редакциясе урнашкан "СУ-2" районы халкы юлсызлыктан бер интексә, икенче бәла булып өер-өер йөргән эт көтүләре тора.
Якын-тирәдә урнашкан балалар бакчалары, аларга иртән балаларын илтүче әти-әниләр өчен дә куркыныч тудыра ул эт өерләре. Әле менә беркөн чанасына бәләкәчен утыртып, янында зуррагын тотып бакчага юл тоткан әни кеше шул этләр көтүенең үткәнен көтеп, куркуга калалар. Курыкмаслар иде - бер сукбай эт ырлап юлларына аркылы төшә. Әле ярый кискен хәрәкәтләр ясап, этләрне куарга керешмиләр, югыйсә, бик тә аяныч тәмамланырга мөмкин була әлеге очраклы очрашу. Мондый хәл, әлбәттә, шәһәр халкында ризасызлык тудыра, чөнки үзләренең, якыннарының тормышына куркыныч яный, ләбаса. Әле менә шушы көннәрдә бер ханым шылтыратып, мондый очракта кая, кемгә мөрәҗәгать итәргә микән дип, борчуын белдерде. Бу очракта, беренчедән, үзегез яшәгән райондагы идарәче компаниягә, алай да булмаса, "ТКХ департаменты"на мөрәҗәгать итәргә кирәк. Нәкъ менә шул урыннарда эшләүчеләр әлеге мәсьәләне хәл итәргә тиешләр. Тик, ни кызганыч, соңгы берничә ел эчендә этләр проблемасын күз уңыннан җибәрде җитәкчеләр. Этләрне инде атарга ярамый (гуманлы җәмгыять төзибез! Авт.), ә башка чаралар әле уйлап табылмады. Шуңа күрә сукбай этләрнең саны артканнан-арта бара. "Урамга йөрергә чыкканда, сак булыгыз, эт көтүе очрарга мөмкин!" - дип искәртергә генә кала...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа