Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Туксанда да, тугызда да...

Кодашта “Җиңү марафоны–2020” дип аталган чаңгы ярышы үтте

Узган шимбәдә Кодаш авылында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына һәм Сәламәтлек көненә багышланган “Җиңү марафоны–2020” дип исемләнгән чаңгы ярышлары үтте. 

Иң элек чаңгычыларны ярышларны ачу тантанасында авыл башлыгы Гүзәлия Әсгать кызы  Хәйсарова  сәламләде һәм имин узышлар теләде.

Ярышта авылыбызның Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйлемхан Мияссәр улы Мияссәров, мәктәп укучылары һәм укытучылары, балалар бакчасы коллективы, учреждениеләр һәм медпункт хезмәткәрләре, мәдәният йорты эшчеләре һәм авыл халкы катнашты. 

Әлеге марафон төрле яшь категорияләрен, төрле һөнәр ияләрен берләштерә. Ярышларның максаты - өлкәннәрне дә,  яшьләрне даими рәвештә чаңгы спорты белән шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм халык арасында физик культураны һәм спортны пропагандалау булып тора. 

Әүвәл чаңгы юлында укучы балалар көч сынашты, аннан өлкән, урта буын кешеләре, яшьләр узышты, ә әби-апаларыбыз “скандинав” йөрешендә көч сынашты.

Җиңүчеләр Мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнделәр.

Бәйрәм чәй эчү һәм ботка ашау белән тәмамланды.

Бу чара бик күңелле һәм тәрбияви үтте. Гыйлемхан бабай 94 яшендә булуга карамастан, чаңгыда йөри. Ул балаларны спорт белән шөгыльләнергә өндәде.

Бәйрәмне әзерләп үткәргән клуб хезмәткәрләренә, авыл башлыгы, социальхезмәт күрсәтүче кызларга, авыл әби-бабайларына зур рәхмәтебезне белдерәбез.

 

Ләйсән ЯНГИРОВА,

Кодаш мәктәбе укытучысы 

Ирина КӘРИМОВА фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса