Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев - Бөгелмәдә

Шәһәребезнең Татар мәдәният үзәгендә үткән очрашуда Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөфтие урынбасары, Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов һәм җыелган җәмәгать катнашты.

Очрашу барышында Бөгелмә Татар мәдәният үзәгендә эшләүче "Ихлас" төркеме чыгышы бик тәэсирле булды. Җәлил хәзрәт Фазлыевның тирән эчтәлекле, әтрафлы, тормыштан алынган мисаллар белән ясаган вәгазе беркемне дә битараф калдырмады.

Руслан Җәләев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса