Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

"SUNNYФЕСТ»: бөгелмәлеләрне креатив чаналар фестивалендә катнашырга чакыралар

Чана җигегез! Төгәлрәге, үзенчәлекле чаналар ясагыз, күңелле дуслар туплагыз, чөнки чана фестивалендә таудан төшеп кенә дә акча отарга була. Приз фонды - 110 000 сум.

Менә инде өченче тапкыр Мамадыш таудан шуарга яратучыларны каршы ала. Җиңүчеләрне тавыш бирү ярдәмендә һәм компетентлы жюри билгеләячәк. Сайлап алуның төп критерийлары - кызыклы конструкторлык идеясе, креатив эшләнмәләр. Гаризалар 22 гыйнварга кадәр түбәндәге сайтта кабул ителә: www.sunny-fest.ru

Чаналарны әзерләгез, дусларыгызны җыйыгыз һәм кунакларны 26 гыйнвар көнне Мамадыш шәһәре, Совет һәм Гагарин урамнары киселешендә (шәһәрнең үзәге, җәяүлеләр урамы) шак-каттырыгыз. Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса