Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Россия паспорты – горурлык билгесе

14 яше тулган һәркем кулына паспорт ала. Паспорт шәхесне раслаучы, юридик көчкә ия документ булып тора. Паспорт белән бергә кешенең хокуклары һәм бурычлары да арта. Шундый тантаналы мизгел Бөгелмәдә дә булып узды. 25 февраль көнне Интернационалист-сугышчылар музеенда 11 укучы балага паспорт тапшырдылар. Тантаналы чарада Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова,...

14 яше тулган һәркем кулына паспорт ала. Паспорт шәхесне раслаучы, юридик көчкә ия документ булып тора. Паспорт белән бергә кешенең хокуклары һәм бурычлары да арта. Шундый тантаналы мизгел Бөгелмәдә дә булып узды. 25 февраль көнне Интернационалист-сугышчылар музеенда 11 укучы балага паспорт тапшырдылар.

Тантаналы чарада Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова, Федераль миграция хезмәте идарщсенең Бөгелмә бүлеге җитәкчесе Роберт Гарифуллин, хәрби комиссариат җитәкчесе Рафаэль Миңнетдинов, "Единая Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең "Яшь гвардия" җирле бүлеге җитәкчесе Алексей Мухалев катнашты. Алар кулларына беренче тапкыр паспорт алучыларга үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Паспортның мөһим һәм кадерле документ икәнлеген, аны югалтырга, пычратырга ярамаганлыгын аңлаттылар. Алексей Мухалев: "Мин паспортымны миграция бүлегеннән генә барып алдым. Ул вакытта мондый тантаналы чаралар оештырмый иделәр. Сезнең өчен бу -- истәлекле көн. Россия паспортының кадерен белегез. Безнең заманда аны алу хыялы белән күпләр яши. Күреп торасыз, дөньякүләм кино индустриясендә танылган артистлар, спортта җиңү яулаучылар аны алу өчен чират тора. Россия паспорты - горурлык билгесе ул!" -- диде.

Клавдия Кравченко тантанага әти-әнисе белән килгән. Ул күпбалалы гаиләдән икән. Тагын 4 эне-сеңелләре бар. Ул -- иң өлкәне. "Мәктәптә бүген безне укудан азат иттеләр, ә өйдә пирог белән торт пешерәчәкбез. Гаиләбездә бүген зур бәйрәм", -- ди ул шатлыгын яшерә алмыйча.

Паспорт алгач, балалар җыелышып фотога төште. Аның артына һәрберсе 2016 елның 25 феврале дип язып куячак. Сабыйлык чалымнары да югалмаган балалар -- хәзер инде Россиянең тулы хокуклы гражданнары. Без дә котлыйбыз сезне!

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса