Районыбызда – затлы туй
Зөбәрҗәт туйның исеме шуннан килә: 55 ел бергә гомер иткәннән соң, парлар берлеге әлеге кыйммәтле ташка тиң.
Зөбәрҗәт туйның исеме шуннан килә: 55 ел бергә гомер иткәннән соң, парлар берлеге әлеге кыйммәтле ташка тиң. Зөбәрҗәт күп кенә халыклар мәдәниятендә намуслылык, тугрылык, бердәмлекне гәүдәләндерә. Чыннан да, бу сыйфатлардан башка юбилярлар күп еллар бергә яши дә алмаслар иде.
Әминә Галимҗан кызы һәм Азат Сәетгәрәй улы 1964 елда Сарман районының Мортамак авылында танышалар, аннан соң Бөгелмәгә күченеп киләләр, 27 мартта никахларын теркиләр.
Азат Сәетгәрәй улы башта – геофизикада, соңрак агач эшкәртү комбинатында шофер булып эшли. Әминә Галимҗановна – бик игелекле һәм кирәкле һөнәр иясе – гомере буе акушер булып эшли, балаларга якты дөньяга килергә ярдәм итә.
Миңнегәрәевларның тату гаиләсендә өч ул үскән: Марат, Айрат һәм Альберт, оныклары – Артем, Руслан, Анжела.
Мондый ныклы берлек һәм ата-аналарның җылы мөнәсәбәтләре балалары өчен үрнәк булып тора һәм парларның эчкерсез мәхәббәте һәм чиксез тугрылыклары нәтиҗәсендә сакланып калган.
Белгечләр юбилярларга ныклы сәламәтлек һәм озын бәхетле еллар теләделәр, котлау открыткасы һәм истәлеккә бүләк тапшырдылар. Азат Сәетгәрәй улы һәм Әминә Галимҗан кызы Бөгелмә районы юбилярларының Мактау китабына имзаларын куйдылар.
Бу соклангыч гаиләгә тагын озак еллар тигезлектә гомер итүләрен, сәламәт яшәүләрен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа