Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Кар бөртекләре

(Гаилә корып яшәргә җыенучы улыма һәм булачак киленемә багышлыйм) Кар ява! Быел кешеләр күңелен шатлыкларга ныграк күмеп калырга ашыккан кебек мул гына явасыз да явасыз сез. Ап-ак кар бөртекләре, сез нинди матур! Иртәнге чык тамчыларыдай саф, пакь. Сезнең очып, шаярып, җир өстенә талгын гына төшүегезне карап тору күңелләргә сүзләр белән...

(Гаилә корып яшәргә җыенучы улыма һәм булачак киленемә багышлыйм)

Кар ява! Быел кешеләр күңелен шатлыкларга ныграк күмеп калырга ашыккан кебек мул гына явасыз да явасыз сез. Ап-ак кар бөртекләре, сез нинди матур! Иртәнге чык тамчыларыдай саф, пакь. Сезнең очып, шаярып, җир өстенә талгын гына төшүегезне карап тору күңелләргә сүзләр белән әйтеп бирә алмаслык дәрт өсти. Сезнең һәр бөртегегез үзенә хас кабатланмастай бизәкләргә бай. Гүя, әкият иленең тылсым бөртекләре теләгән изге теләкләрне, күңелнең иң түрендә йөрткән хыялларны чынга ашыручы могҗизалы көч. Аһ, йомшак кар чәчәкләре, сез минем чәчемә, йөземә, иреннәремә кунып, җаныма рәхәтлек өстисез. Сезнең, шаян ир-егетләрдәй, өс киемнәремне, агачларны, йорт түбәләрен, гомумән, бар табигатьне сафлап, җир өстен ап-ак, керсез, гөнаһсыз җәймә белән уйный-уйный каплавыгызны күзәтеп тору нинди рәхәт! Явыгыз сез, явыгыз, Яңа ел карлары, җир йөзенә тынычлык, туган илебезгә иминлек, халыкларга дуслык-туганлык, һәр кешегә саулык-сәламәтлек, бәхет теләп явыгыз сез, явыгыз!
Их, гүзәл кар бөртекләре! Кешеләр тормышында булган кайбер истәлекле, садә мизгелләрнең шаһиты да дип атар идем мин сезне. Әнә кышкы урамны җыр-моңга күмеп туй килә. Яшь кияү сөйгән кәләшен йомшак кына яуган кар бөртекләре астында кабарып торган ап-ак кар мендәргә бастыра һәм, күтәреп, туган нигезенә алып керә. Яшь пар өстенә кунган кар чәчәкләре дә, аларга бәхетле озын гомер теләп, өйгә уза. Кар, яңгыр сибәләп торганда төшкән килен бик бәхетле була, диләр. Амин, шулай булсын!
Менә шатлыктан, тулган айдай балкып, яшь әни һәм әти кадерле беренче улларын ап-ак биләүгә урап, бәхет кошын тоткандай, сак кына күкрәгенә кысып, бәби йортыннан чыгып киләләр. Ә аларны җиргә салмак кына коелучы кар йолдызлары каршы ала. Әйтерсең лә, кар чәчәкләре, без сине якты дөнья белән таныштырырга килдек, баһадир, киләчәгең якты, барыр юлларың озын һәм уңышлы булсын, илгә игелекле батыр ул булып таныл, диләр.
Явыгыз сез, явыгыз, ап-ак Яңа ел карлары! Җиребезгә бары тик яхшылык кына теләп, явыгыз!
Роза Йосыпова,
3 нче урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


РЕДАКЦИЯДӘН. Инде, хөрмәтле укучыларыбыз, сезгә бер серне ачабыз: язма авторының булачак килене редакциябез хезмәткәре, кояштай ачык йөзле, татар кызларына хас тыйнаклыгы, тырышлыгы белән һәрберебезнең күңелен яулаган, күпсанлы язмалары һәм фотолары аша сезгә дә таныш булган Ләйсән Вилданова ул.
Әйе, яңа елның беренче ае безгә, инде көздән бирле тансыклаткан, сагындырган кояш яктысы белән бергә, редакциябезнең йөзек кашы - гүзәл кызыбыз Ләйсән кияүгә чыгарга җыена дигән күңелле хәбәр дә алып килде. Кияү егетебез дә чит-ят кеше түгел икән - Бөгелмә муниципаль районы хакимиятенең матбугат хезмәткәре, редакция белән һәрдаим элемтәдә торып эшләүче без үз итеп өлгергән Руслан Йосыпов.
Ләйсән, Руслан! Олы тормыш юлындагы олуг һәм күркәм вакыйга уңаеннан - гаилә корып җибәрүегез белән ихлас котлыйбыз! Никахыгыз күкләрдә укылган ныклы никах булсын! Яшьлектәге саф хисләрегезне гомер буе саклап, иңгә-иң куеп атларга, барын - бергә, югын уртак итеп, бер-берегезгә дә, әти-әниләрегезгә дә ныклы терәк һәм таяныч булып яшәргә насыйп булсын! Бүгенге көндә һәркем сезгә карап:
Ай икегез-икегез,
Икегезнең битегез.
Икегез дә пар килгәнсез,
Тигез гомер итегез!

- дип, изге теләкләр телидер. Алдагы көннәрдә дә, тагын бихисап күп еллардан соң да олысы-кечесе сезгә карап: "Нинди матур пар!" - дип сокланырлык булсын! БӘХЕТЛЕ БУЛЫГЫЗ!
Иң изге теләкләр белән,
"Бөгелмә авазы" редакциясе коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса