Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Хыялларың тормышка ашсын!

Көллиятебез коридорларына нурлар сибеп, башлангыч сыйныф укытучысы булыр өчен быел гына I курска укырга кергән кызыбыз Айгөл Минһаҗева килә. Берәр шатлыгы бар, ахрысы. Шуны белешим әле. - Бу көннәрдә очып кына йөрисең. Берәр уңышың бармы әллә, Айгөл? - Әйе, 2014 елга мин бик күп уңышлар белән кердем. Бөгелмә Татар мәдәният...

Көллиятебез коридорларына нурлар сибеп, башлангыч сыйныф укытучысы булыр өчен быел гына I курска укырга кергән кызыбыз Айгөл Минһаҗева килә. Берәр шатлыгы бар, ахрысы. Шуны белешим әле.

- Бу көннәрдә очып кына йөрисең. Берәр уңышың бармы әллә, Айгөл?
- Әйе, 2014 елга мин бик күп уңышлар белән кердем. Бөгелмә Татар мәдәният үзәгендә оештырылган театр белән башта - төбәгебездә, аннары мәркәзебез Казанда чыгыш ясап, республика күләмендә беренче урынны яуладык. Икенче җиңү ШТМ - шаяннар, тапкырлар мәҗлесе - үзебезнең "Әйбәт" командасы белән төбәк ярышында җиңеп, республика күләмендә икенче урындагы лауреат дәрәҗәсенә лаек булдык. Ә ел азагында инде урта һөнәри уку йортлары студентларының республика күләмендә Түбән Кама шәһәрендә үткәрелгән "Татар кызы - 2013" конкурсында 3 нче урынны яуладым.
- Каян килә сиңа мондый активлык, Айгөл?
- Моның иң беренче сәбәпчесе - әнием. Ул миңа бар яктан да үрнәк, терәк булып тора. Мин аның кебек һәр минутымның кадерен белергә өйрәнәм - менә шул гына (көлә). Талантымны үстерүче, сәхнә серләренә төшендерүче беренче остазым - Гөлүсә апа Галиева. Биюдә-җырда югары үрләр яулавыма үзләренең зур өлешләрен керткән Алинә һәм Алмаз Галиевларга да рәхмәтем чиксез зур!
- Югарыда әйтелгән ярышларның кайсы аеруча катлаулы булды?
- Әлбәттә, "Татар кызы - 2013". Сәхнәдә бары үз көчеңә ышанырга, үз-үзеңә таянырга гына кала. Биредә, җыр-биюгә осталык белән беррәттән, күп белергә, зирәк һәм үткер булырга, тамашачыны, аеруча жюри әгъзаларын үзеңә гашыйк та итәргә кирәк бит әле.
- Шуның кадәр күп кыз арасыннан җитәкчеләреңнең мондый мәртәбәле ярышка нәкъ менә I курстан сине сайлап хәзерләүләренең сере нидә?
- Әлбәттә, безнең көллияттә талантлы, чая кызлар бик күп. Әмма үз эшенең осталары - Ф. Каюмова белән Г. Байбәкова тәҗрибәле мөгаллимәләргә хас үткер карашлары, сизгер күңелләре белән мине сайладылар. Миңа билгеле булганы шул! (Көлә). Алар "Татар кызы - 2013" ярышына бик җитди хәзерләделәр дә. Дәресләрдә генә түгел, ә дәрестән тыш та халкыбызның гореф-гадәтләрен, бөек шәхесләрен, истәлекле урыннарын күңелгә сеңдер-деләр; милли үзаңны үстерү өстендә күп эшләделәр. Ярыш өчен генә түгел, мондый эш уку йортыбызда даими алып барыла.
- "Татар кызы - 2013" бәйгесендә иң кыен һәм иң күңелле минутларың?
- Иң кыены, минемчә, үзеңнең чыгыш ясар вакытыңны көтү минутларыдыр... һәм тагын берсе - "Тапкырлар һәм зирәкләр" бәйгесе булгандыр. Чөнки сораулар нинди буласын алдан белмәдек, алар көтелмәгән һәм катлаулы иде. Ә күңелле минутлар исә һәрдаим булып торды. Мәсәлән: яхшы чыгыш ясау, күп дуслар табу, яңа кичерешләр... Иң-иңе, әлбәттә, сәхнәдә шуның кадәр талантлы, булдыклы, сылу татар кызлары арасында өченче урынга лаек булуым!
- Көндәшләр күп идеме?
- Барлыгы 27 кыз катнашты.
- Сиңа бу ярыш нәрсә бирде, Айгөл?
- Бик күпне дисәм, ялгышмам. Беренчедән, татар теленең-иленең бүгенгесе барлыгын, киләчәге өметле икәнен күрсәтте. Икенчедән, киләчәк һөнәремне дөрес сайлавыма, бу өлкәдә ирешәчәк уңышларыма инандым. Өченчедән, яңа дуслар таптым. Киләчәк җиңүләремнең башы кебек хис иттем мин бу ярышны.
- Йомгаклау сүзең?
- Шундый тирән эчтәлеккә ия булган мәгънәви ярышлар һәрдаим үткәрелеп торсын иде. Халкыбызның җәүһәрләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен сакларга ярдәм итә бит алар.
Мине бу бәйгегә әзерләүче остазларым Фирая Галимулла кызы Каюмова һәм Гөлнур Әзhәр кызы Байбәковага зур рәхмәтемне белдерәм, авыр һәм җаваплы эшләрендә зур уңышларга ирешүләрен һәм талантлы, зирәк студентларының күбрәк булуын телим. Һәр адымымны хуплап каршы алучы һәм һәр мизгелдә миңа ярдәм итәргә әзер торган әниемә, әбиемә (Ул Түбән Камага да барды, минем белән бергә "Визит карточкасы" турында сәхнәдә чыгыш та ясады!) чиксез рәхмәтле мин!
- Яңа уңышлар юлдаш булсын сиңа, Айгөл!
ЙОЛДЫЗ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса