Халыкка файдага
1 февраль көнне Бөгелмәгә эшлекле визит белән ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Равил Каюм улы Кәримов һәм алтынчы чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына сайланган депутат, "Түбән Кама шин" заводы генераль директоры Радик Сабит улы Ильясов килде.
Әлфия МОСТАФИНА.
Л.Вилданова фотосы.
Хакимият бинасында алар муниципалитетның төзелеш комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәт коллективлары җитәкче-белгечләре белән очраштылар. Муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов, кунаклар белән таныштырганнан соң, беренче сүзне министр урынбасарына бирде.
Р.Кәримов халыкка коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр алдында "Республика торак-коммуналь хуҗалыгы комплексының 2011 елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2012 елга бурычлар" дигән темага доклад белән чыгыш ясады. Сүз башында ул Бөгелмәгә беренче тапкыр килүен, интернеттан укып белүенчә, Бөгелмәнең борынгы шәһәр икәнен ассызыклап, алып барылган төзелеш эшләренең, бишенче елын эшләүче капиталь ремонт программасының шәһәр йөзен үзгәртүгә, яңартуга зур өлеш кертүен билгеләп узды. Аннары Р.Кәримов, саннар һәм фактлар китереп, министрлыкның 2011 елдагы эшчәнлегенә кыскача анализ ясады, 2012 елга билгеләнгән бурычларга тукталды.
Узган елда адреслы программа кысаларында 39 муниципаль районда җәмгысе 1024 күпфатирлы торак йорт төзекләндерелгән (бу 5,8 миллион квадрат метр мәйдан дигән сүз). Димәк, 239,8 мең кешенең торак шартлары яхшыртылган булып чыга. Ә программа эшли башлаганнан бирле 4 елда Татарстанда гомуми мәйданы 39,7 миллион квадрат метр (республикадагы барлык күпфатирлы йортларның 49,8 проценты) булган 9200 йортка капиталь ремонт уздырылган. Моның өчен төрле чыганаклардан 24,7 миллиард сум күләмендә финанс чыгымнары сарыф ителгән.
Чыгыштан күренгәнчә, республика территориясендә капремонт "сораучы" 6 меңгә якын күпфатирлы йорт бар икән әле, моның өчен исә 47 миллиард сум акча таләп ителә.
Күпфатирлы йортларга гомумйорт исәп-хисап приборлары кую мәсьәләсе дә - министрлык контролендә. Мәсәлән, 2009-2010 елларда 10852 шундый прибор урнаштырылган булса, узган елда гына да бу сан 7828гә җиткән.
Чыгыш ясаучы торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруда бу өлкә белгечләренең белемен күтәрүнең мөһимлеген ассызыклап, республика күләмендә 69 учреждениенең ТКХ эшче-белгечләренең белемен күтәрү белән шөгыльләнүен әйтеп узды. Аларда бүгенге көнгә бу сферада эшләүче 669 белгеч (шуларның 411е - коммуналь хезмәт күрсәтүче) үз белемен күтәргән инде.
Аннары сүз РФ Дәүләт Думасы депутаты Радик Ильясовка бирелде. Ул Бөгелмә белән күптәннән таныш булуын әйтеп, узган елның көзендә праймериз вакытында үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен бөгелмәләргә рәхмәт хисләрен җиткерде һәм алда торган Президент сайлауларында да шәһәррайон халкының дөрес юл сайлаячагына тирән ышанычын белдерде.
Депутат бүген халыкны аеруча борчыган мәсьәләгә - коммуналь хезмәтләргә түләүләргә тукталып, бер бик тә гыйбрәтле чагыштыру китерде: "Кибетләрдә, мәсәлән, - диде ул, - кассир сездән, өстәмә хезмәт өчен дип, артык акча ала алмый бит. Счет-фактуралардагы саннар да халыкка аңлаешлы булырга тиеш". Бик тә дөрес сүзләр бу.
Аннары министр урынбасары белән депутат очрашуда катнашучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирделәр.
Киңәшмә соңында шәһәр мэры Илдус Касыймов кунакларга эшлекле сөйләшүдә катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.
Төштән соң Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов РФ Дәүләт Думасы депутаты Радик Ильясов белән бергә үзәк район хастаханәсенең травматология үзәген, бала тудыру йортын, "Энергетик" стадионын һәм "Юность" спорт комплексын карадылар, Восточный поселогында "2012 елга кадәр авылларның социаль үсеше" программасы кысаларында төзелгән су чистарту корылмасын ачуда катнаштылар (рәсемдә).
4,5 миллион сумлык швед җайланмалары белән җиһазландырылган корылма әлегә республикада - бердәнбер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа