Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Газетабыз хезмәткәре – җиңүче

19 декабрь көнне ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында традиция буенча ел ахырында уздырылучы семинар-киңәшмәдә республика массакүләм матбугат чаралары арасында үткәрелгән 2012 елгы конкурс-бәйгегә йомгак ясалды.

Әлфия ЗАРИПОВА.
Автор фотосы.

Башта республиканың төрле почмакларыннан җыелган шәһәр-район газеталары мөхәррирләре, күмәк мәгълүмат чараларында төзелеш, капиталь ремонт темаларын киң яктырткан журналистлар алдында министр урынбасарлары хисап тотты, ел нәтиҗәләренә йомгак ясадылар, киләсе елга планнар белән уртаклаштылар, журналистларның күпсанлы сорауларына җентекле җавап бирделәр. Семинар эшендә шулай ук "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Бикмөхәммәтов катнашты. Ул үз чыгышында республика массакүләм матбугат чараларының илкүләм әһәмиятле социаль про-граммаларның үтәлешен яктыртып баруда актив катнашуларын, бу өлкәдә уңай чишелеш таләп иткән актуаль темалар күтәрүләрен ассызыклап, аларга рәхмәтләрен җиткерде һәм эшләрендә уңышлар теләде.

Семинар соңында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов һәм министрлыкның матбугат хезмәте җитәкчесе Елена Самохина бүләкләнүчеләргә тантаналы шартларда акчалата премия һәм Дипломнар тапшырдылар.
Ел дәвамында газета битләрендә, җирле телевидениедә төзелеш, капиталь ремонт һәм торак-коммуналь хуҗалыгы эшчәнлеген яктырткан материаллар
10 номинациядә каралды. Һәм нәтиҗәдә "Бөгелмә авазы" газетасында хатлар бүлеген җитәкләүче журналистыбыз Әлфия Мостафина менә инде икенче мәртәбә (2010 елда шушы ук номинациядә өченче дәрәҗә Диплом алып кайткан иде) "2012 елда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан тормышка ашырылучы программаларны иң яхшы яктырткан материал" номинациясендә мактаулы өченче урынны алып, Диплом белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса