“Единая Россия” партиясендә 2016 елдагы эшкә нәтиҗә ясадылар
Бөгелмәдә "Единая Россия" сәяси партиясе җирле бүлегенең XXVII конференциясе булып узды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советының бюджет, финанс һәм салым буенча комитет җитәкчесе Леонид Якунин, Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов, "Молодая гвардия" Бөтенроссия оешмасының Татарстан бүлеге җитәкчесе Динар Бариев, Бөгелмә районы башкарма комитеты җитәкчеләре, төрле оешма вәкилләре, "Единая Россия" партиясе...
Бөгелмәдә "Единая Россия" сәяси партиясе җирле бүлегенең XXVII конференциясе булып узды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советының бюджет, финанс һәм салым буенча комитет җитәкчесе Леонид Якунин, Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов, "Молодая гвардия" Бөтенроссия оешмасының Татарстан бүлеге җитәкчесе Динар Бариев, Бөгелмә районы башкарма комитеты җитәкчеләре, төрле оешма вәкилләре, "Единая Россия" партиясе депутатлары катнашты.
"Единая Россия" партиясенең җирле политсовет сәркатибе, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров 2012 - 2016 ел эчендә Бөгелмә җирлегендә алып барылган эшләр турында җавап тотты. Моннан тыш, "Единая Россия" партиясе депутатлары җирле бүлеккә булачак сәркатипне сайлады. Бердәм тавыш белән Линар Закиров кабат сайланды. Эш барышында партиягә яңа депутатлар да кабул ителде.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа