Бөгелмәдә “Зәйтүнә” төбәкара мөселман җырлары фестивале узды
Быел ул җиденче тапкыр оештырылды.
Узган шимбәдә Бөгелмәдә “Зәйтүнә” төбәкара мөселман җырлары фестивале узды. Быел ул җиденче тапкыр оештырылды.
Инде үзенең матур традицияләре барлыкка килгән бу чара, бәетләр, мөнәҗәтләр кебек халык җәүһәрләрен, милли-мәдәни мирасыбызны барлау, саклау һәм популярлаштыру максатын күздә тотып үткәрелә. Алай гына да түгел, көтеп алган бу фестиваль татар халкының гореф-гадәтләрен барлауда, телне саклау юнәлешендә дә, һичшиксез, файдалы чара булып тора.
Фестиваль Татарстан Диния Нәзарәте, безнең Бөгелмә районы мөхтәсибәте һәм Татар мәдәният үзәге коллективлары тырышлыгы белән ел саен матур бәйрәм дәрәҗәсендә үтә. Быел да 9 яшьтән 81 яшькә кадәрге 200дән артык катнашучыны җыйган бу бәйге, узган еллардагы кебек матур һәм истә калырлык булып узды.
Чара изге Коръән аятьләрен уку белән башланып китте. Аннары ТР мөфтие урынбасары, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов чыгыш ясады, ул җыелган җәмәгатькә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен дә ирештерде, чараны оештыруда катнашкан Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдиновка, Татарстан Республикасының халык артисткасы Зөһрә Сәхабиевага, Бөгелмә Татар мәдәният үзәге директоры Флюра Шәриповага мөфти хәзрәтләренең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Фестивальдә чыгышлар биш номинациядә бәяләнде. ТР халык артисткасы Зөһрә Сәхабиева җитәкчелегендә эшләгән, составында ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, бөгелмә муниципаль районы Советы депутаты Әнвәр Әхмәдиев, “Минбар” татар дини театры җитәкчесе, үзе дә мөнәҗәтләр башкару остасы булган Ильяс Халиков, мөселман җырлары башкару буенча халыкара конкурслар лауреаты, “Манзара” музыкаль премиясе иясе Динар Шәймарданов булган жюри әгъзаларына “иң-иң”нәрне сайлап алу җиңел булмады.
Шунысы шатландыра, җиңүчеләр һәм призларга лаек булучылар арасында безнең бөгелмәлеләр дә бар: 7–12 яшьлекләр арасында ялгыз чыгышта Карабаштан Сәмира Әхмәдишина үз номинациясендә – I, 12–17 яшьлекләр арасында Сабина Баһаутдинова – III, 18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында Людмила Габдрахманова II урынга лаек булдылар. Моннан тыш, шәһәрдәшебез 9 яшьлек Әминә Гатиятуллина – “Иң яшь башкаручы”, “Җиңгәчәй” ансамбле “Фестивальнең ачышы” булып танылдылар. Җиңүчеләргә, номинантларга, катнашучыларга бүләкләр, призлар, сертификатлар тапшырылды.
Фестивальдә катнашкан кешеләр дә, тамаша кылучылар да (ә алар арасында Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәкләре имам-мөхтәсибләре дә бар иде) бу традицион бәйгене чын рухи ләззәт бирә, күңел байлыгын арттыра, иманны ныгыта торган чара дип бәяләделәр.
Оксана Гайсина фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа