Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәдә “Без Тукайны укыйбыз” бәйгесе оештырыла

Һәр халыкның билгеле бер дәвердә үз ШАГЫЙРЕ туа. Нәкъ менә ул милләтенең, хвалкының бөтен җанын, чынбарлыгын, асылын чагылдыру, аңлату, ачып салу миссиясен башкара. Борынгы Грециядә ул - Гомер, урта гасырларда Италияле - Данте, Англиядә - Шекспир, Германиядә - Гёте, Россиядә - Пушкин, ә менә татар халкында шигърияте халыкның күңелендәге дулкыннар...

Һәр халыкның билгеле бер дәвердә үз ШАГЫЙРЕ туа. Нәкъ менә ул милләтенең, хвалкының бөтен җанын, чынбарлыгын, асылын чагылдыру, аңлату, ачып салу миссиясен башкара. Борынгы Грециядә ул - Гомер, урта гасырларда Италияле - Данте, Англиядә - Шекспир, Германиядә - Гёте, Россиядә - Пушкин, ә менә татар халкында шигърияте халыкның күңелендәге дулкыннар белән бердәй тибрәлә торган ШАГЫЙРЬ - Тукай.

Габдулла Тукай (1886 - 1913) - татар әдәбияты тарихына милли шигърияткә һәм хәзерге заман татар теленә нигез салучы буларак кереп калган бөек шагыйрь. Быел, 2016 елның 26 апрелендә Тукайның тууына 130 ел тула.

10 яшьтән өлкәнрәк булган һәр кешене шәһәр күләмендә үткәпрелә торган "Тукайны укыйбыз" дигән шигырь укучылар бәйгесендә катнашырга чакырабыз. Максат - милли мирасны саклау, татар телен һәм әдәбиятын пропагандалау, Тукай тормышы һәм иҗаты үрнәгендә патриотлык хисләре тәрбияләү һәм милли үзаңны үстерү.

Гаризалар 2016 елның 31 мапртына кадәр Үзәк китапханәдә кабул ителә. Адрес: Бөгелмә шәһәре, Октябрь урамы, 14 нче йорт, Е-mail: metod-bug@rambler.ru. Белешмәләр өчен телефон: 8 (85594) 6-65-81.

Конурсны оештыручылар: ТР Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге, ТР Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе, ТР Бөгелмә муниципаль районының "Җирлекара үзәк китапханә" муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе, ТР Бөгелмә муниципаль районының "Татар мәдәният үзәге" муниципаль бюджет учреждениесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса