Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә Сабан туе

Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Алар, беренче чиратта, милләтнең дуслыгын, гореф-гадәтләрен, уңганлыгын чагылдыра. Шушы бәйрәмнәр нигезендә яшь буын тәрбияләнә, милләтнең киләчәк үсешенә нигез салына. Татар халкының иң матур, иң күркәм, гүзәллеге белән таң калдыручы бәйрәмнәренең берсе булып Сабан туе санала. Гадәттә, аны элекке вакытларда язын карлар эрү белән...

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотосы.

9 июнь көнне без, Бөгелмә шәһәре һәм районы халкы, яше-карты, татары-чувашы, бер йөрәк, бер җан булып, бер-беребезгә кардәшлек һәм туганлык хисе тоеп, Сабан туе мәйданына аяк бастык. Районыбыз Сабан туе күтәренке рухта, һәркем күңелендә истә калырлык итеп оештырылган иде. Тирә-юньгә тальян моңнары агыла, мәйданга дәшеп, дәртле музыка яңгырый. Яшьләр белән беррәттән, ак яулыклы әбиләр, түбәтәйле бабайлар иртәнге якта ук бәйрәм үтәсе мәйданга ашыкты.

Быел безнең җирдә үткәрелүче иң гүзәл, күркәм милли бәйрәмдә Татарстан Республикасының үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, "Электр челтәрләре компаниясе" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Илшат Фәрдиев, Оренбург өлкәсе Северный районы башлыгы Василий Давыдов, Казакъстан Республикасы, Ногинск өлкәсе рәсми делегацияләре һәм башка мөхтәрәм кунак-лар катнашты.

Бәйрәм, мәртәбәле кунакларны каршы алганнан соң, бергәләп Бөгелмә муниципаль районы авыл җирлекләре җиткергән "йорт-кураларны" карап-танышудан, алардагы сый-нигъмәтләрне авыз итүдән башланып китте. Һәр елдагыча, бердәм Бөгелмә халкы бик яхшы итеп, мулдан әзерләнгән һәм күңелле бәйрәм оештыру өчен барысын да эшләгән. Үзәк мәйданга үтү юлында корылган крестьян хуҗалыклары утарлары барлык кунакларның күз
явын алырлык иде. Ә аларның үз хуҗалыкларын җырлап-биеп, сый-хөрмәт белән тәкъдим итүләре тагын да бер үзенчәлекле мизгел булды. Бу, үз чиратында, Бөгелмәдә агросәнәгать өлкәсендә тырыш, уңган һәм матур итеп ял да итә белә торган эш осталары яшәвен һәм хезмәт итүен дәлилләүче тагын бер ачык факт.

Бәйрәмнең иң матур мизгелләренең берсе 2013 елның чәчү кампаниясе җиңүчесе, 40 ел гомерен авыл хуҗалыгында механизатор булып эшләүгә багышлаган Миншәһит Гайсинга (рәсемдә) Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймовның җиңел машина ачкычын тапшыру минутлары булгандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса