Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

“Бөгелмә авазы куяны”ның хуҗасы билгеле булды

Язның беренче көне уңаеннан, "ВКонтакте" төркемендә "Бөгелмә авазы" газетасы баш мөхәррире Ләйсән Бикбулатова үз куллары белән бәйләгән исемле йомшак куян уенчыгын уйнатуга старт биргән идек. Моның өчен сезгә бары тик безнең белән "ВКонтакте"да дус булырга (https://vk.com/bugulma_awazy) һәм конкурс турындагы язманы үзегезгә репост ясарга гына кирәк иде. Бүген 8 март -...

Язның беренче көне уңаеннан, "ВКонтакте" төркемендә "Бөгелмә авазы" газетасы баш мөхәррире Ләйсән Бикбулатова үз куллары белән бәйләгән исемле йомшак куян уенчыгын уйнатуга старт биргән идек.
Моның өчен сезгә бары тик безнең белән "ВКонтакте"да дус булырга (https://vk.com/bugulma_awazy) һәм конкурс турындагы язманы үзегезгә репост ясарга гына кирәк иде.
Бүген 8 март - Халыкара хатын-кызлар көнендә җиңүчене билгели торган махсус программа ярдәмендә бәйгегә йомгак ясалды. Конкурсның җиңүчесе дип Эльвира Нургалиева танылды. Аны "Бөгелмә авазы" газетасы редакциясендә көтеп калабыз (адресы: Карл Маркс урамы, 32нче йорт).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса