Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Башлык призына – марафон

2018 елның 31 март көнне Бөгелмә шәһәре Чаңгы базасында Татарстан күләмендә иң зур чаңгы ярышларының берсе - Бөгелмә муниципаль районы башлыгы призына ачык республика марафоны узачак. Узышларда Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарыннан, күрше республикалардан 10 яшьтән 70 яшькә кадәрге (өлкәнрәкләр дә кире борып җибәрелми) чаңгычылар килүе көтелә. Ир-егетләр - 30,...

2018 елның 31 март көнне Бөгелмә шәһәре Чаңгы базасында Татарстан күләмендә иң зур чаңгы ярышларының берсе - Бөгелмә муниципаль районы башлыгы призына ачык республика марафоны узачак.

Узышларда Татарстанның барлык шәһәр һәм районнарыннан, күрше республикалардан 10 яшьтән 70 яшькә кадәрге (өлкәнрәкләр дә кире борып җибәрелми) чаңгычылар килүе көтелә. Ир-егетләр - 30, хатын-кызлар 15 километрлы арада шуачак. Яшь спортчылар һәм ветераннар үз көчен 7,5 километрлы дистанциядә сыный алачак.

Марафон чаралары 10 сәгать 15 минутта башланачак. Сәгать 11дә - 7,5, 11 сәгать 20 минутта - 15, 11 сәгать 35 минутта 30 километрлы дистанциягә чыгучыларга старт биреләчәк.

Чаңгы спортын үз итүчеләрне, спортчыларны, аларның туганнарын һәм башка тамашачыларны марафонга чакырып калабыз. "Марафон җиңүчесе"нең кем икәне ачыкланганчы, сез бик күп уңай тәэсирләр, кызыклы кичерешләр аша узарсыз. Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса