Синең кешеләрең, Бөгелмә рубрикасы буенча яңалыклар
-
“Ярты гомерем самолетлар белән үтте”
Хәрби-Диңгез флоты көне, РФ Президенты Владимир Путинның "РФ Кораллы Көчләрендә һөнәри бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәрне билгеләп үтү турында"гы 549 нчы Указы (31 май, 2006 ел) нигезендә, һәр елны июль аеның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Ә Советлар заманында бу һөнәри бәйрәм СССР Халык Комиссарлары Советының 1939 ел, 22 июнь Карары белән...
-
Синдә минем язмышым
8 июль - Россия Федерациясендә гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне. Бу гадәт безгә... Флоренциядән килгән. Ике гашыйкның күпер өстендәге баганага чылбыр бәйләп, аңа йозак элүләре турында язучы Федерико Моччиа романыннан укыгач, яшьләр аны чынбарлыкта кабатлый башлый. Йозакны бикләгәч, ачкычны елгага ташлыйлар: кеше кулына эләгеп, арага читләр керерлек булмасын, хисләр сүнмәсен, сүрелмәсен....
-
Без – Җиңү оныклары
1945 елның 22 июнь иртәсе... Кызарып таң атып килә... Бар халык татлы йокыда. Шушы тынычлыкны бозып, явыз фашист безнең илебезгә басып керә. Аяз күкне "канлы болыт" каплый. Берни белми тәмле итеп йоклаган сабыйлар зәңгәр күккә карап, хәрәкәтсез калалар. Аяусыз сугыш башлана...
-
Уч төбендәге Коръән
Бүген Бөгелмә шәһәрендә лаеклы ялда матур картлык көннәрен кичерүче Разыя Гарәфетдин кызы Харисованың өендә кадерләп изге ядкарь саклана - ул 2,5x2 сантиметр зурлыктагы Коръән китабы.
-
Иҗтиһат нәтиҗәсе – кадер-хөрмәт
1 июньдә - безнең Бөгелмә авазы" газетасын даими алдырып, укып баручы хезмәт ветераны Тәслия Кәлимулла кызы Гайнетдинованың олы юбилее.
-
Булганның барысы да уңа
Газета укучыларыбыз, сезне бик тә уңган һәм булган бер хатын-кыз белән таныштырып китим әле. Тормыш иткәндә тирәюньдә андый кешеләрнең очравы, алар белән иңгә-иң торып эшләве - үзе бер бәхет. Сүзем - Бөгелмәбездә гомер итүче Мингаян Харис кызы Гайнанова турында. Мин аның белән 60 яшемә кадәр - лаеклы ялга киткәнче бер...
-
Зөфәр ШӘРИФУЛЛИН: “Очасы да очасы гына килә...”
Кем соң ул Зөфәр Шәрифуллин дисезме? Якташыбыз - Бөгелмә егете, газета укучыларыбызга үзенең лирик шигырьләре, мөнәҗәтләре белән шактый ук таныш Миңнезаһит ага Шәрифуллин белән аның җәмәгате Әлфия Шәйхразый кызының улы ул. 1964 елда туган, 65 нче, хәзерге 16 нчы мәктәптә белем алган. Әти-әнисе балаларны кече яшьтән үк эшсөяр итеп, мөстәкыйльлеккә...
-
Иле өчен утлар кичкән, сулар кичкән кеше ул...
Газетабызның узган санында мөхтәрәм якташыбыз Хәмит Газиз улы Шафиковка, 90 яше тулган көннәрдә, "Бөгелмә муниципаль районы Почётлы гражданины" дигән мактаулы исем бирелү турында хәбәр иткән идек инде. Бүгенге сүзебез - дәһшәтле елларда Ватан азатлыгын яклап, утка кергән, суга төшкән, гомере-сәламәтлеге белән хисаплашып тормыйча, кан койган, сугыштан соңгы тыныч тормышта исә...
-
Ризыкның сыйфатында – сәламәтлек нигезе, тәмендә – күңел көрлеге
"Әти-әниемнән элек, аларның яшьлек елларында, Бөгелмәдә бик күпләрнең җәмәгать туклануы оешмаларында ашап чыгарга яратуы, әмма "балык көннәре"н ул чакларда бер дә өнәмәүләрен ишеттем. Мин тарих белән кызыксынам, туган шәһәремнең үткәннәре турында тулырак беләсем килә. Шул хакта язмассызмы икән?" - шундый эчтәлектәге сорауны ишеткәч, минем күңелдә шактый хатирәләр яңарды.
-
Авыр эшкә беләк бар, кыю эшкә йөрәк бар
Заманалар үзгәрә, хезмәт өлкәсе дә көннән-көн камилләшә, яңа җиһазлар, эш ысуллары барлыкка килеп тора. Бу бигрәк тә шәһәребездә эшләп килүче иң көчле оешма - "ТНГ-Групп" җәмгыяте эшчәнлегендә дә ачык чагыла.
-
Илебез өчен гаять зур сынау
Кан коюлы һәм җимергеч сугышның соңгы бәрелешләреннән безне 68 ел вакыт аерып тора. 68 нче тапкыр туган җиребезгә тыныч яз килә. Әлеге сугыш илебез өчен гаять зур сынау булды. Безнең әти-бабайларыбыз Ватан азатлыгы, киләчәк буыннарның тынычлыгы хакына 1 418 көн һәм төн дәвамында авыр, канлы сугыш алып бара. Мәскәү һәм...
-
Петр Рычков һәм татар тарихы
Узган ел танылган тарихчы һәм географ, мәгърифәтче, күпкырлы галим Петр Иванович Рычковның тууына 300 ел тулды. Ерак Вологдада 1712 елның 1 октябрендә туган, 1777 елның 15 октябрендә бакыйлыкка күчкән һәм хәзерге Бөгелмә районының Спас авылында җирләнгән бу рус галименең татарлар турында да хезмәтләре шактый һәм әһәмиятле фикерләре бар. Ә милләтебезнең...
-
Хәерле картлык юрыйк һәркемгә
Җир йөзендә күп әниләр яши. Алар арасында бик бәхетлеләре дә, шул ук вакытта бәхетсезләре дә бар. Күп еллар мәктәптә балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирү дәверемдә укучылар белән язучыларыбызның Аналарга мәдхия җырлаган әсәрләрен байтак өйрәндек. Ә халык мәкальләре? Мисалга берничәсен генә китерәм: "Ана - шәфкать диңгезе", "Ата-ана теләге утка-суга...
-
авыр булды, бирешмәдем
Мин, Ришат Гәрәев, 1935 елны Иске Бәшир авылында укытучы Мәсәлим гаиләсендә туганмын. Әтәй тирә-якка билгеле шәхес иде. Моны исбатлау өчен бер эпизодны тасвирлыйм. 70 нче еллар башында мин, инде 30ны узган ир уртасы, Сочида ял иткәндә ике апаның татарча сөйләшкәненә колак салган идем, берсенең Чакмагыштан икәнлеген аңлап алдым. Алар янына...
-
Үрнәк тә, остаз да, ярдәмче һәм яклаучы да иде
* Дамир Асыловның "Җир маеның бар җае" китабындагы очеркларга күзәтү Татар журналистикасы аксакалы, "Бәллүр каләм" иясе Дамир абый Асыловка, үзе исән булса, 17 февральдә 76 яшь тулган булыр иде. Каләм остасының безгә мирас итеп калдырган "Җир маеның бар җае" очерклар җыентыгы "Рухият" нәшриятында дөнья күрде. Җыентыкка кергән очеркларның геройлары -...