Бүген Бөгелмә шәһәрендә лаеклы ялда матур картлык көннәрен кичерүче Разыя Гарәфетдин кызы Харисованың өендә кадерләп изге ядкарь саклана - ул 2,5x2 сантиметр зурлыктагы Коръән китабы.
Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ.
Автор фотолары.
Аның тарихы бик тирән һәм гыйбрәтле дә. Разыя апаның бабасы Гайфулла революциягә кадәр 7 ай хаҗда йөреп кайта. Аның бик бай китапханәсе була. Билгеле, китапларның күбесе мирас булып балаларына күчә. Уникаль Коръән китабы кызы Суфиягә һәм аның тормыш юлдашы, Азнакай авылының Аю авылы мәчете имамы Гарәфетдингә әманәт кылына. Бу авылда Гайфулла бай мәчет һәм кызы белән киявенә зур йорт салдырган була. Совет чорында ул йорт озак еллар авыл мәктәбе булып хезмәт итә.
Гайфулла хаҗи кияве Гарәфетдин-не Урта Азиядә урнашкан Мөбарәк мәдрәсәсендә укытып кайтара. Әмма Октябрь инкыйлабыннан соң урнашкан һәм дәһрилеккә корылган тоталитар система бик күп ниятләрне юкка чыгара. Указлы мулланы Красноярск якларына сөргенгә сөрәләр. Аның җәмәгате Суфия балалары Габдрахман, Гомәр, Муса, Мөнәвәрә белән, декабрист хатыннары кебек, иренең язмышын уртаклаша һәм шул якларга күчеп китә. Шунда Ра-зыя апа да бу дөньяга аваз сала.
Менә Бөек Ватан сугышы башлана. Сугышка киткәндә, Гарәфетдин мулла улы Габдрахманга, үлемнән саклар дип, шул кечкенә Коръәнне тапшыра. Солдатларны сугышка әзерләү пунктында озак торганлыктан, аларга тагын күрешергә насыйп була. "Абыйны урман эчендә урнашкан лагерьда 3 көн эзләдек. Әти мине, 7 яшьлек кызны, сохарилар, тозланган каз һәм башка киптерелгән ризыклар тутырган капчыкларны сакларга калдыра да абыемны эзләргә китә. Ничек әйберләремне талап алмадылар икән?" - дип, бүген дә аптырый Разыя апа.
Алар бер-берсен табышкан көндә көчле яңгыр ява. Саубуллашканда Гарәфетдин улыннан Коръән аятьләре укуын сорый. Аның күңеле тулып, күз яшьләре тама башлагач, үзе дәвам итә. Дога кылгач, Габдрахман кечкенә Коръәнне кесәсеннән алып, әтисенә кире бирә: "Кайткач бирерсең, югалтырмын", - ди ул. Һәлак буласын сизгәндер, бәгырь. Самолетта атучы булып сугышкан Габдрахман 1941 елда хәбәрсез югала. Энесе Гомәр дә шул сугышта башын сала.
1955 елда Гарәфетдин мулла гаиләсе белән Бөгелмә якларына әйләнеп кайта. гаилә башлыгы күргән михнәтләрдән 1958 елда вафат була.
Шул елдан бирле изге китап сугышка озатканда төрелгән тукымада саклана. Аллага шөкер! Киләчәктә дә кадерләп, аңа илтифат итәр өчен Разыя апаның улы Шамил, оныгы Лилия бар.