Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Бөгелмә

Иҗтиһат нәтиҗәсе – кадер-хөрмәт

1 июньдә - безнең Бөгелмә авазы" газетасын даими алдырып, укып баручы хезмәт ветераны Тәслия Кәлимулла кызы Гайнетдинованың олы юбилее.

Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ.
Карабаш бистәсе.
Фото - гаилә альбомыннан.
Тәслия Кәлимулла кызы 1939 елда Лениногорск районының Тимәш авылында дөньяга килә. Әтисе колхозда тракторлар бригадиры була, немец-
фашистларына каршы сугышта хәбәрсез югала.
Гаиләдә алты бала үсәләр алар. Тәслиянең әнисе Гыйльмиямал апага ятим калган дүрт күрше баласын да алып карарга туры килә (аларның әтиләре сугышта үлә, ә әниләрен бер кесә бодай алып кайткан өчен төрмәгә алып китәләр).
Кыз Тимәштә 7 нче сыйныфны тәмамлагач, Бөгелмә шәһәрендәге 3 нче урта мәктәптә белем ала. 1957 елда Азнакай егете Гаммәр Хәлфетдин улына кияүгә чыга һәм алар Байкал ягына чирәм җирләр күтәрергә китеп баралар. Язмабыз герое анда китапханәче, пионервожатый булып эшли.
1960 елда туган якларга әйләнеп кайткач, Тәслия хисапчылар курсын тәмамлый һәм 27 ел гомерен Бөгелмәнең электротехник җиһазлар ремонтлау (РЭТО) заводында эшләүгә багышлый. Ә җәмәгате Гаммәр буровой мастерлыгына укып, хезмәт юлын нефть чыгару эшендә башлап җибәрә. 8 ел - "Геофизика" идарәсендә, 26 ел РЭТОда эшли, слесарьлар бригадиры була.
Эшләгән дәверләрендә бу парның икесенең дә сурәтләре заводның Мактау тактасыннан төшми.
Матур, тату гаиләдә мәхәббәт җимешләре булып 1959 елда уллары Ринат (Әфган сугышы ветераны), 1961 елда кызлары Римма (озак еллар Лени-
ногорск шәһәрендә тубдиспансерда мөдир булып эшли), 1973 елда кече уллары Ришат (Лангепаста экспедиция начальнигы урынбасары) туа. Бүген инде Тәслия апаның 7 оныгы, 5 оныкчыгы бар. Оныклары Альбина, Артур, Тимур, Айгөл хәзер үз тормышларын корган, гөрләшеп яшиләр. Алар өчен шатланып, Тәслия апа да матур картлык көннәре кичерә.
Хөрмәтле юбилярыбызны котлап, аңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм бары тик шатлык кына тулы хәерле озын гомер телибез.
Рәсемдә: Тәслия апа Гайнетдинова оныклары белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса