Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
ОМВД Бугульмы

Ил иминлеге, җәмгыять тынычлыгы өчен 

18 гыйнварда Бөгелмә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре узган елдагы  эшчәнлеккә йомгак ясадылар. Утырышта Бөгелмә эчке эшләр бүлеге  начальнигы полиция полковнигы Айрат Баһауов, Бөгелмә муниципаль  районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров, Бөгелмә район суды  рәисе Ленар Хәсәнов, Бөгелмә прокуроры Валерий Кузьмин катнаштылар. 

Узган елдагы эшчәнлек турындагы доклад белән Айрат Баһауов чыкты. Аның чыгышыннан аңлашылганча, Бөгелмә муниципаль районында  оператив вәзгыять тотрыклы саклана. Теркәлгән җинаятьләр саны узган елгы  дәрәҗәдә калган,тикшерелгән җинаятьләр саны 8,8 процентка арткан. Әмма  хисап чорында мошенниклык күренешләре арткан, болар нигездә  гражданнарның банк карталарыннан урлауга бәйле, шулай ук оешмалар һәм  предприятиеләргә мөнәсәбәттә дә мошенниклык очраклары бар (зыян 5  миллион сумнан артык). Бөгелмә предприятиесенең урланган 1 200 000 сум акчасына кагылышлы эшне тиз арада ача алу бик уңай күрсәткеч. Бу кыңгыр  гамәл өчен Мәскәү кешесе өч елга ирегеннән мәхрүм ителде, предприятиегә  килгән зыян тулысынча кайтарылды. 
Кылынган җинаятьләрнең 70 процентын урлашулар тәшкил итә, аларны ачу күрсәткечләре буенча Бөгелмә эчке эшләр бүлеге үз категориясе буенча республикада өченче урынны били (2017 елда – 6нчы иде). Бер төркем тарафыннан гаражлардан урлашу сериясен ачу да игътибарга лаек эш булып 
тора. 25 эпизод буенча алып барылган җинаять эше (шуларның 7се – узган елгылар) узган елның июнь аенда судка тапшырылды. Безнең район һәм күрше-тирә районнарда автотранспорттан урлашулар (20 очрак), шулай ук аккумуляторлар урлау очраклары сериясен ачу да иң югары күрсәткечләрнең берсе. 
Урлашуларның дүрттән бере диярлек төсле һәм кара металлга бәйле. Бу исә, үз чиратында, металл кабул итү пунктларының законсыз эшчәнлеге нәтиҗәсе. 2018 ел башында районда 26 металл кабул итү пункты эшләгән булса, хәзер аларның 5се ябылды (шуларның икесе легаль булмаган). 
Наркотикларның законсыз әйләнеше проблемасы актуаль булып кала бирә. Әфьюнга бәйле рәвештә авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр кылучыларга мөнәсәбәттә кузгатылган эшләрне судка җиткерү күрсәткечләре буенча Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге беренче урында бара. Узган ел марихуана 
үстереп, наркотиклар сату белән шөгыльләнүче 5 кешелек төркем эшчәнлеге туктатылды. 14 эпизод буенча җинаять эше кузгатылды, 150 граммнан артык марихуана алынды. Турыдан-туры элемтәгә керми генә, спайс сату белән шөгыльләнүче бер төркем яшьләрдә фаш ителде: 4 эпизод буенча җинаять эше кузгатылды, 10 яшерен ноктадан 20 граммнан артык спайс алынды.

Узган елда шулай ук 4 наркопритон ачылды. 4 килога якын наркотик алынды. Бөгелмә эчке эшләр бүлеге эшендә законсыз алкоголь продукциясен ачыклауга, район территолриясендә исерткечләрнең законсыз әйләнешенә каршы торуга зур игътибар бирелә. Узган елда 6,5 тонн алкогольле продукция әйләнештән алынды, 6 җинаять эше ачылды (2017 елда 3 булган).

Моннан тыш,спиртлы эчемлекне ваклап, законсыз сату һәм бу гамәлне берничә тапкыр башкаручыга карата каршы тору тәҗрибәсе дә бар – бу квалификацияле җинаять эше судка җиткерелде, гаеплегә хөкем карары чыгарылды.

Эшчәнлектә уңышлар булуга карамастан, Бөгелмә эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге, вәзгыятькә объектив карый һәм “хаталар өстендә эшләргә” кирәклеген ачык белә. Узган елда кеше үтерү очракларының барысы да,сәламәтлеккә авыр зыян китерүнең 17 очрагы (шуларның 7сендә зыян күрүченеңгомерен саклап калу мөмкин булмаган). 8 талау очрагының да барысы да ачылган, шул исәптән җирле эшмәкәргә кораллы һөҗүм итүчегә бәйле эш гыйнвар аенда судка тапшырылырга тиеш.

Сүзен йомгаклап, бүлек начальнигы Айрат Баһауов шәхси составның узган елда үз алдын куелган бурычны намуслы үтәве хакында әйтте. Полиция хезмәткәрләренең үзара килешеп, нәтиҗәле эшләве хезмәт күрсәтә торган территориядә тынычлыкны һәм тотрыклылыкны сакларга мөмкинлек бирә.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров та үз чыгышында бүлек белән хакимиятнең уртак тырышлыгы нәтиҗәләре уңай булуны билгеләп үтте. Ул тырыш хезмәтләре һәм күмәк чаралар, бәйрәмнәр үткәргән вакытта җәмәгать тәртибен саклауда аеруча уяу булулары өчен һәммәсенә дә рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса