Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Риза Фазыл вафат

Кырымтатар язучылары берлеге рәисе Риза Фазыл Акмәчәт хастәхәнәсендә вафат булды. Аңа 88 яшь иде. 23 ноябрь иртәсендә инсульт кичергән Риза Фазыл Акмәчәт хастаханәсенә урнаштырылды. 26 ноябрьдә хәле начараю сәбәпле аны реанмациягә күчерделәр. Риза Фазыл 1928 елда Кырымның Барын авылында туган. Үсмер чакта Кырымнан Кострома өлкесенә сөрген ителә, леспромхозларның берсендә эшли,...

Кырымтатар язучылары берлеге рәисе Риза Фазыл Акмәчәт хастәхәнәсендә вафат булды. Аңа 88 яшь иде.

23 ноябрь иртәсендә инсульт кичергән Риза Фазыл Акмәчәт хастаханәсенә урнаштырылды. 26 ноябрьдә хәле начараю сәбәпле аны реанмациягә күчерделәр.

Риза Фазыл 1928 елда Кырымның Барын авылында туган. Үсмер чакта Кырымнан Кострома өлкесенә сөрген ителә, леспромхозларның берсендә эшли, соңннан мәктәпне тамамлый. Косторомадан Кыргызстанга күчеп, анда югары белем ала.

Кырымтатар матбугатында чыга башлаган аның язмалары, кырымтатар әдәбиятына булган мәхәббәте аны Ташкентта чыгучы "Ленин байрагы" кырымтатар газетына китерә. Ул "Йолдыз" кырымтатар әдәби-нәфис журналны ачу кирәклеге хакында хат язганнарның берсе була. Шулай итеп 1976 елда журнал Ташкентта чыга башлый. Соңгы сулышына кадәр ул бу журналда эшләде.

Риза Фазыл кырымтатар әдәбиятына зур өлеш кертте. Ул кырымтатар әдәбияты тарихы хрестоматиясен, дистәләп шигьри җыентыклар, әдәби кулланмалар, борынгы кырымтатар әдәбияты вәкилләре Ашык Умер, Мустафа Джевхерий җыентыкларын, Совет берлегенең ике тапкыр каһраманы очучы-сынаучы Аметхан Солтан хакында китап, җыр текстлары авторы була.

Аның катнашында 2008 елда бәйсез Кырымтатар язучылар берлеге рәсми төркәлде, ул аңа рәис итеп сайланды, яшь авторларга даими ярдәм итеп торды. Аның соңгы зур хәзмәте - 6 томлык "Кырымтатар әдәбияты антологиясе" тамамлану хәленә җиткән иде, ләкин тамамланмый калды.

Риза Фазыл кырымтатарлар арасында дини белемне арттыру өчен зур хәзмәт куйды. Ул кырымтатар теленә Корьәнне тәрҗәмә итте, "Буюрынъыз дуагъа" ("Рәхим итегез догага") исемле кулланманы, дини сүзләр сүзлеген чыгарды, хаҗга барды, кырымтатар халкының икенче Корылтае делегаты, Үзбәкстанның атказанган мәдәният хәзмәткәре, Кырымның атказанган сәнгать эшләкләсе, Кырымның республика премиясе, Эшреф Шемьи-заде исемендә әдәби премия лауреаты иде.

http://shahrichalli.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса