Бөгелмә һәм район мәктәпләренең татар теле укытучылары тәҗрибә уртаклашты
Яңалыклар

Бөгелмә һәм район мәктәпләренең татар теле укытучылары тәҗрибә уртаклашты

Россия халыклары бердәмлеге елында Зеленая Роща төп гомуми белем бирү мәктәбендә педагоглар өчен семинар узды.

Чара кысаларында ачык дәресләр узды. Мәктәпкәчә төркемдә туган тел буенча «Күңелле яшелчәләр» дәресләрен тәрбияче Л. Хмелевская үткәрде. Укучылар өчен Л. Ихсанованың «Заработанный в поте лица» тексты буенча имтиханга әзерләнү дәресен татар теле укытучысы С. Хәмидуллина оештырды. 

«Уен технологияләре һәм тел күнекмәләрен формалаштыру һәм татар теленә тотрыклы кызыксыну чарасы буларак дәрестән тыш эшчәнлек» практикумын башлангыч сыйныфлар укытучысы Г. Шәфигуллина үткәрде. Татар милли стилендә лалә чәчәге ясау буенча «Китапларны укыйбыз — бизәк өйрәнәбез» дигән танып белү мастер-классын авыл китапханәчесе Ирина Ишкова әзерләгән.

Мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнур Хисамова билгеләп үткәнчә, семинар югары дәрәҗәдә узды, педагогларга алдынгы тәҗрибә белән танышу, материаллар һәм идеяләр белән уртаклашу, Татарстан халыкларының мәдәни мирасын саклауның яңа алымнарын гамәлгә ашыру мәсьәләсе, шулай ук укытуның төрле дәрәҗәләрендә татар телен укытуның дәвамлылыгы турында фикер алышу мөмкинлеге бирелде.