Бөгелмә шәһәр прокуратурасы җирле кешенең мөрәҗәгатен карады һәм «Бөгелмә Водоканал» ҖЧҖ тарафыннан коммуналь хезмәтләр күрсәтүдә хокук бозуларны ачыклады.
Оешма коммуналь хезмәтләр өчен — җир кишәрлегеннән һәм анда урнашкан каралты-куралардан файдаланган өчен — индивидуаль исәпкә алу приборы һәм исәп-хисап өчен законлы нигезләр булмаганда түләү исәпләп чыгарган.
Хокук бозуларны бетерү өчен оешма җитәкчесенә тәкъдимнәр кертелде. Тиешле чаралар күрелде: документ каралды һәм канәгатьләндерелде, гаепле вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Моннан тыш, кулланучыга яңадан исәп-хисап ясаганнар — сумма 10 мең сумнан артып киткән.