Бөгелмәдә муниципаль хезмәткәрләр ярышлары узды
Татарстан муниципалитетлары хезмәткәрләре чаңгы ярышларында катнаштылар.
Чараның максаты-муниципаль хезмәткәрләрне физик яктан камилләштерү, республика территориясендә физкультура-спорт хәрәкәтен саклау һәм үстерү өчен шартлар тудыру.
Татарстан муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында «чаңгы базасы» спорт-сәламәтләндерү комплексы территориясендә чаңгы ярышлары беренче тапкыр үткәрелде.
Шәхси-команда турнирында бөтен республикадан муниципалитет хезмәткәрләре катнашты.
Һәр команда составына дүрт спортчы – ике ир-ат һәм ике гүзәл зат керде. Ир-атлар 3000 метр дистанциягә йөгерүдә көч сынашты. Хатын-кызлар бер километр араны уздылар. Аннары спартакиадада катнашучыларны команда эстафетасы көтә иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа