Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә 2 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда тәүлек эчендә 103 яңа коронавирус очрагы ачыкланган.

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясе белән зарарлануның 103 яңа очрагы теркәлгән. Бер очрак читтән кертелгән, калганнары элемтә юлы белән йоктырылган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 

«Унсигез кеше хастаханәгә урнаштырылды, 85 кеше өйдә дәвалана», – диделәр ведомствода.

 

Яшь төркемнәре буенча:

18 яшькә кадәр – 3

18 яшьтән 30 яшькәчә – 9

30 яшьтән 50 яшькәчә – 37

50 яшьтән 60 яшькәчә – 20

60 яшьтән 70 яшькәчә – 23

70 яшьтән 80 яшькәчә – 11

80 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чирләп китүчеләр юк.    

 

Шәһәр һәм районнар буенча:

Казанда – 51

Яр Чаллыда – 13

Аксубайда – 1

Алексеевск районында – 1

Бөгелмәдә – 2

Биектау районында – 1

Алабугада – 1

Зәй районында – 2

Яшел Үзән районында 9

Лаеш районында 1

Түбән Кама районында 4

Нурлатта – 3

Саба районында 9

Тукай районында 1

Чистай районында 4

Татарстанда коронавирусны диагностикалауның бөтен чорында 12 583 “Covid-19” авыруы ачыкланган, шуларның 10 574 кеше, шул исәптән 19 узган тәүлектә терелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса