Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ветеринария идарәсе: Кош гриппы буенча Татарстан имин төбәкләр исемлегендә

Кош гриппын булдырмау өчен, Татарстанда даими мониторинг үткәрелә

Кош гриппы буенча Татарстан Республикасы быел имин төбәкләр исемлегенә кергән. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында ТР Министрлар кабинетының Ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин хәбәр итте. 

Аның сүзләренчә, узган ел Россия буенча кош гриппының 82 очрагы теркәлгән. Бу авыру Татарстанның 6 районына да кагылган. 

"Татарстан быел кош гриппы буенча имин төбәкләр исемлегендә. Шулай ук без әлеге авырудан вакцина да куланмыйбыз. Чөнки бу бик зур нәтиҗә бирми", - диде Габделхак Мотыйгуллин. 

Кош гриппын булдырмау өчен, Татарстанда даими мониторинг үткәрелә. Мисалга, быел гына да кош ите һәм йомыркаларны 8216 тапкыр тикшергәннәр. 

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса