Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Җырлап-биеп күңел ачыйк

"Җырлап-биеп күңел ачыйк" дип исемләнгән "Җиңгәчи" фольклор ансамбле концерты җырлы-биюле театральләштерелгән тамаша булып чыкты. Афәрин, Казан артистларың бер читтә торсын. Күрче, күпме талантларыбыз бар икән бит безнең Бөгелмәбездә! Без яшьләрнең талантларына сокланып утырдык. Концерт барышында экранда "Җиңгәчи" фольклор ансамбленең иҗат уңышларын чагылдырган мизгелләр күрсәтелде. Ансамбльнең җитәкчесе Регина Фәһим кызы Нәҗмиева,...

"Җырлап-биеп күңел ачыйк" дип исемләнгән "Җиңгәчи" фольклор ансамбле концерты җырлы-биюле театральләштерелгән тамаша булып чыкты.
Афәрин, Казан артистларың бер читтә торсын. Күрче, күпме талантларыбыз бар икән бит безнең Бөгелмәбездә! Без яшьләрнең талантларына сокланып утырдык. Концерт барышында экранда "Җиңгәчи" фольклор ансамбленең иҗат уңышларын чагылдырган мизгелләр күрсәтелде. Ансамбльнең җитәкчесе Регина Фәһим кызы Нәҗмиева, репертуарны сайлаганда татар халкының милли йолаларына бик зур игътибар биреп, уйлап эшләгән дип әйтергә кирәк.
Алар тарафыннан әзерләнгән "Сабан туе" һәм "Аулак өй" күренешләрен тамашачы көчле алкышлар белән бик җылы каршылады.
"Сөрән салу" белән башланып киткән тамаша концертның иң күңелле мизгелләренең берсе булды дисәк тә, ялгышмабыз: күрше кызы Айгөл үзе ефәк җепләр белән чиккән тастымалны колгага бәйләгәч, өздереп татарча биеп җибәрде! Залда утырган халыкның да биисе килгәндер, валлаһи, ул дәртле бию көенә, ә инде күрше апалары Гөлнәзирә сөрән салучыларга күчтәнәчкә бер чиләк йомырка бирде. Шулай итеп, җырга-моңга үрелеп барды бу Сабан
туена әзерләнү мизгеле.
Сабан туенда "кунак егете" Ильяс Минһаҗевның җырлавы күңелләргә хуш килде. Эдуард Гафиятуллинның җырлавы, яшь биючеләрнең дәртле биюләре дә, "Моң" гармунчылар ансамбленең матур көйләре дә бар халыкны сөендерде.
"Аулак өй" ничек узды дисәгез - бик күңелле булды ул тамаша. Яшьләр уйнап-көлеп, кич утырдылар, чигү чиктеләр, бәлеш пешерделәр! Ә инде ул җырлары
дисезме - җырларның да бит күңел кылларын тибрәтә торганнарын сайлаганнар, күңелләргә сары май булып ята торганнарын!
Искиткеч булды кичә! Алкышлый-алкышлый арып беттек. Күңелле булды, күңелләр тулды.
Рәхмәт яусын Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләренә. Әйе, үзебезнекеләр үзебез өчен тырыша шул. Рәхмәтле Бөгелмә тамашачысы исә сезгә яңа үрләр
яулавыгызны, яңа уңышлар теләп кала.

Ләйсән ШАКИРОВА.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса