Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Үлемсез полк

Линар Закиров язгы чәчү кампаниясе алдынгыларын бүләкләде

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров район хуҗалыклары механизаторларын чәчүне уңышлы тәмамлаулары уңаеннан бүләкләде.

Әлеге тантана кырда ук узды. Үз эшендә иң яхшы күрсәткечләргә ирешкәннәргә акчалата сертификатлар тапшырылды. Лаеклы бүләкләрне өч алдынгы хуҗалык – җаваплылыклары чикләнгән “М. Җәлил исемендәге”, “Северная Нива Татарстан”, “Подгорный” җәмгыятләре механизаторлары алды. 


Айнур Ризванов, Фәнис Мингалимов, Илдар Нигъмәтҗанов, Валерий Фәйзуллин, Александр Сергеевич Варламов, Александр Владимирович Варламов, Станислав Владимирович Варламов, Алексей Ратанов, Алексей Семенов, Раушан Авзалов, Николай Морозов, Сергей Корсков, Александр Мерзляков, Сергей Мерзляков. Алар барысы да язгы чәчүдә эшләделәр һәм иң күп смена-нормаларны үтәделәр. 


– Бүгенге катлаулы шартларда киләчәк уңышның нигезен салучы хезмәт кешеләренә игътибар күрсәтү бик мөһим. Алар барысы да бердәм булып, безнең районның социаль-икътисади үсешенә үз өлешләрен кертәләр, уртак эш башкаралар, – диде Линар Закиров. 


 Исегезгә төшерәбез, язгы кыр эшләре барышында Бөгелмә муниципаль районында, башка авыл хуҗалыгы җирләрен исәпкә алмыйча, 36 530 гектарда сабан културалары чәчү оештырылган иде. Быел бөртеклеләрнең өлеше ун мең гектарга диярлек арткан. Шуңа бәйле рәвештә, техник культуралар игелә торган авыл хуҗалыгы җирләре кимегән. Терлекләр өчен азык мәйданнарын арттыру максатыннан, күпьеллык үлән басулары оптимальләштерелде.

Эшләрне башкаруга 160 трактор, шул исәптән 35 энергиягә бай техника берәмлеге, 38 чәчү комплексы, 44 универсаль чәчкеч җәлеп ителде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса