Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Шәһәр прокуратурасы «Бөгелмә-Водоканал»ҖЧҖ эшчәнлеген тикшерде

Тикшерү нәтиҗәсендә күпсанлы хокук бозулар ачыкланды һәм предприятие җитәкчесе адресына күрсәтмә бирелде.

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы тарафыннан шәһәр төзелеше законнары, шулай ук «Бөгелмә-Водоканал» ҖЧҖ эшчәнлегендә юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендәге законнарның үтәлеше тикшерелде. Бу хакта Бөгелмә шәһәр прокуроры ярдәмчесе Миңнебаев Л. А. сөйләде.

Тикшерү барышында «Су белән тәэмин итү һәм юынтык суларны агызу турында», «Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Бөгелмә шәһәре муниципаль берәмлеге территориясен төзекләндерү кагыйдәләре», «Юл эшләре алып бару урыннарын киртәләү буенча рекомендацияләр», РФ Хөкүмәтенең «Юл хәрәкәте кагыйдәләре турында»гы карарын бозу очраклары барлыгы ачыкланды.

«Бөгелмә-Водоканал» ҖЧҖ 2020 елның сентябреннән октябрь аена кадәр Бөгелмә шәһәренең Ненастин урамындагы 68нче йорт ишегалдында су белән тәэмин итүнең магистраль челтәрләрендә өзеклекләрне бетерү буенча җир эшләрен башкаруы ачыкланды. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә асфальт-бетон катламы зыян күргән. Әмма, гамәлдәге законнарны бозып башкарылган эшләрдән соң юл катламы торгызылмаган. Моннан тыш, җир эшләре барган урыннарда җирнең утыруы күзәтелә, шуның белән югарыда күрсәтелгән йорт ишегалдында автотранспорт хәрәкәте өчен куркыныч участок барлыкка килә.

Шулай ук җир эшләре үткәрү урыннары янында юл билгеләре куелмаган. Бу исә шулай ук югарыда күрсәтелгән нормаларны һәм юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендәге закон таләпләрен бозу булып тора.

Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча шәһәр прокуратурасы тарафыннан оешма җитәкчесе адресына шәһәр төзелеше законнары нормаларын һәм юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендәге законнарны бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса