Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Экстремизмга – юк!

"Экстремизмга - юк!" дип аталган айлык кысаларында, Бөгелмә муниципаль районының "Радуга" социаль үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары Е. Крутякова белән О. Лукашова яшүсмерләр арасында экстремизмга каршы темага профилактик чара уздырдылар. Башта үсмерләрне "Экстремизмга - юк, толерантлыкка - әйе!" дигән теманың асыл төшенчәсе белән таныштырдылар, беренчесенең җәмгыять өчен...

"Экстремизмга - юк!" дип аталган айлык кысаларында, Бөгелмә муниципаль районының "Радуга" социаль үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары Е. Крутякова белән О. Лукашова яшүсмерләр арасында экстремизмга каршы темага профилактик чара уздырдылар.
Башта үсмерләрне "Экстремизмга - юк, толерантлыкка - әйе!" дигән теманың асыл төшенчәсе белән таныштырдылар, беренчесенең җәмгыять өчен никадәр куркыныч нәрсә булуы турында сөйләделәр. Аннары сүз фикер алышуга әйләнеп, балалар экстремизм очракларының ничек итеп террорчылык актларына илтеп җиткергән кайбер аяныч вакыйгаларны тикшереп, аларга мөнәсәбәттә үз карашларын белдерделәр.
Дәрес йомгаклары нигезендә, яшүсмерләр арасында толерантлыкны үстерүгә юнәлдерелгән күнегүләр ясалды. Шундыйларның берсе - толерантлык эмблемасын булдырырга тәкъдим ителде, дип хәбәр итәләр безгә "Радуга" үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса