Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Яхшы сүз күңелгә дәва

“Радуга” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган “Яхшы сүз дәвалый, ә начар сүз җәрәхәтли”дигән чара узды.

Дәрестә  “Ярдәм” (“Поддержка”) клубы әгъзалары катнашты. Аларның барысы да – физик мөмкинлекләре чикле бөгелмәлеләр. Әлеге очрашуны социаль педагог Людмила Голубева һәм психолог Римма Сәйфиева оештырды. Белгечләр клуб әгъзаларыннан нинди очракларда аларның әдәпсез сүзләр куллануларын сорадылар. Соңыннан Людмила Голубева һәм Римма Сәйфиева махсус ситуацияләрне мисал итеп китерделәр һәм үсмерләргә начар сүзләрне яхшыларына алыштырырга кирәклеген әйттеләр.

Егетләр һәм кызлар зур кызыксыну белән Бөтенроссия “Гомуми эш” иҗтимагый оешмасының “Пычрак сүзләр” фильмын карадылар. Аның максаты – яман сүзнең асылы турында күзаллауларны киңәйтү, кешеләрнең начар сүз өчен юридик яктан җаваплы булулары турында хәбәр итү. Дәрес ахырында катнашучылар үз “Игелек агачы”н булдырдылар. Ул нык һәм сәламәт булып үссен өчен туфракны яхшы сүзләр белән ашладылар.

Людмила Голубева, социаль педагог

Фото: Римма Сәйфиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса